Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында иң өлкән студент тавыш бирде

Бүген районның иң өлкән студенты тавыш бирде. Базарлы Матакта яшәүче Каюм Фәсаховка октябрьдә 76 яшь тула. Ул Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәнең 4 нче курсында укый.

Иң олы студентның югары белеме бар инде, үз вакытында ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Озак еллар партия эшендә, җитәкче вазыйфаларда хезмәт куйган. Лаеклы ялга чыккач та әле энергиясе, оптимистлык хисе ташып торган бу шәхес инвалидларның җирле оешмасын җитәкләде.

Каюм ага башта ислам дине нигезләрен мөстәкыйль рәвештә өйрәнә, аннан соң укырга керергә карар кыла. Пенсионерга мәдрәсәдә белем алу җиңел бирелми, быел пандемия аркасында мобиль телефон аша онлайн режимда укырга туры килде. Бу вакытта өлкән студентка оныклары булышты, алар аның дүртәү.

–Элек мин үзем дә сайлауларны оештыруда катнаша идем, район территориаль сайлау комиссиясе рәисе булдым. Бүген урыннарда участок комиссияләренең нинди җаваплы миссия башкаруларын бик яхшы аңлыйм. Сайлаучыларның үзләренең гражданлык позициясен күрсәтүләре, тавыш бирергә килүләре бик мөһим. Безнең район сайлаучыларның активлыгы буенча һәрвакыт лидерлар рәтендә булды. Бу сайлауда да Әлки электораты иң активлардан булыр дип уйлыйм,–ди аксакал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев