Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында техниканы кышкы саклауга әзерлиләр

12 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм белән район оешмаларына чыгалар.

21 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр идарә белгечләре районның авыл хуҗалыгы оешмаларына барганнар иде, тикшерү нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләр ачыкланды һәм аларны бетерү өчен киңәшләр бирелде. Бүгенге көндә яңа тикшерү нәтиҗәләре авыл хуҗалыгы техникасының кышка тиешенчә әзерләнгәнен күрсәтә. Бу хакта районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәфыйк Галләмов хәбәр итте.

- Техниканы дөрес саклау аны эшләтүнең иң мөһим шартларының берсе, ул аның хезмәт итү вакытын арттырырга һәм кыр эшләре вакытында ватылышларны булдырмаска мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Рафыйк Галләмов.

Техниканы саклауга кую узелларны, агрегатларны, каешларны, чылбырларны сүтеп, аларны складка урнаштыру, резина агартуны, гидравлик шлангларны һәм цилиндрларны пленка белән әйләндерүне, техниканы һәм агрегатларны урып-җыю һәм пычрак калдыкларыннан чистартуны һәм башка процессларны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев