Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” фестивале була

25 гыйнварда районыбызда “Әтине, әнине һәм хоккейны яратам” дигән исем астында гаилә хоккей фестивале узачак.

Ул  Республика хоккей федерациясе белән берлектә үткәрелә. Фестиваль программасы бик кызыклы. Анда тимераякта һәм киез итектән мини-хоккей ярышлары, күңелле спорт эстафеталары, уеннар булачак. Бәйгене оештыручылар бәйгеләрдә һәм уеннарда катнашучыларга кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләрне юмарт өләшергә вәгъдә итәләр.

Гаилә спорт чарасы район мәдәният йорты каршында узачак. Хоккей ярышларында катнашырга теләүчеләрне теркәү сәгать 10 да башлана. Фестивальгә 10.30 сәгатьтә старт биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев