Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яңа өйләнешкән пар ЗАГСтан турыдан-туры сайлау участогына килде

Гаилә кору – гомер буе кешенең хәтерендә саклана торган шатлыклы вакыйга. Базарлы Матакта яшәүче Динар Мостафин һәм Алия Фәсахова өчен ул аеруча истәлекле булды – аларның никахлашуы Татарстан Президентын, җирле депутатларны һәм Россия Дәүләт Думасы депутатын сайлау көненә туры килде.

Никахлашу залында тантаналы төстә язылышкач, яшьләр 715 нче Базарлы Матак сайлау участогына килделәр. Биредә аларны сайлау комиссиясе рәисе Лилия Гайфуллина һәм комиссия әгъзасы Рәсимә Гайфуллина каршы алдылар. Динар белән Алияне законлы никахлары белән котлап, җылы теләкләрен җиткерделәр һәм бюллетеньнәр бирә торган өстәл янына чакырдылар.

Тавыш бирү процедурасын үтәгәч, кияү белән кәләш берничә минут безнең хәбәрче белән сөйләшеп алырга да вакыт тапты. Динарга 23 тулган, Алия аңардан бер яшькә кечерәк. Алар икесе дә Базарлы Матакта туып үскән. Араларында мәхәббәт уты кабынып, дуслашып йөрүләренә дә биш елга якын икән инде. Егет быел Казан технология институтын тәмамлаган, сөйгәне энергетика институтының соңгы курсында белем ала.

–Туебызның мондый мөһим  сәяси вакыйга көненә туры килүе безнең өчен бик истәлекле. Бу безнең ир белән хатын буларак беренче мәртәбә бергә зур чарада катнашуыбыз. Язылышкач ук сайлауга барырга, гражданлык бурычыбызны үтәргә дип алдан ук килешеп куйдык. Сайлауда тавыш биреп, туган районыбызның, республикабызның  киләчәген, димәк, үзебезнең киләчәк тормышыбызны билгеләүдә катнашабыз бит,–диде безгә яңа гына гаилә башлыгы булган Динар Мостафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев