Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 76 кешегә карата материаллар судка юлланган

Елның беренче җиде аенда  ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәгән 76 кешегә карата материаллар судка юлланган.

Административ штраф шул хактагы карар законлы көченә кергән көннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча  түләнергә тиеш. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре бу хакта һәрдаим искәртеп тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынган икән, аны ике ай эчендә түләү зарур. Бу таләпне үтәмәүчеләргә карата кырыс чаралар күрү каралган. Штрафын вакытында түләмәүче аның суммасын икеләтә арттырып (әмма 1 мең сумнан кимрәк түгел) түләргә яисә 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуга я булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә хөкем ителергә мөмкин. 
Ел башыннан бирле районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата 76 беркетмә төзелгән. Суд карары нигезендә 11 кеше административ кулга алуга, 25 кеше мәҗбүри эшләргә, ә 29 кеше түләнмәгән штраф суммасының икеләтә күләмендә административ штрафка тартылган. Калган 11 эш әле судта карала. 
Бу хакта район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин хәбәр итте. Баш автоинспектор юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемне уяу һәм сак булырга, кагыйдәләрне төгәл үтәргә өнди. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып штрафка тартылгансыз икән, аны ике ай эчендә түләү зарурлыгын онытмагыз. Алданрак түләсәң, штарф суммасына ташламалар да каралган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев