Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында юл төзүчеләр бөтен коллективлары белән тавыш бирде

Район юл төзүчеләре бөтен коллективлары белән тавыш бирде.

Асфальт салучы бригада  “Алинә” спорт комплексында урнашкан сайлау участогына үзләренең автобусларында килде. Бу көннәрдә егетләр район үзәгендә эшли. 25 августтан бирле алар “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча күпфатирлы йортлар тирәсендәге территорияне төзекләндерәләр.

Хәзер юл төзүчеләр тәҗрибәле прораб Илнар Сәмигуллин (аның туган районына кайтып “тормыш артерияләре” сала башлавына сентябрьдә 15 ел булды) җитәкчелегендә Тынычлык урамында эшлиләр. Алар күп фатирлы йортлар тирәсендәге юллар һәм тротуарларның нигезен ныгытып ясыйлар. Ә берничә көннән асфальт-бетон салуга керешәчәкләр.

Юл эшчесе Раил Сөнгатуллин  һәм Case төягечен иярләүче Радик Гыйнанов оешмада беренче көн генә эшләмиләр. Алар үз хезмәтләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр беләләр, тапшырылган эшне зур җаваплылык белән башкаралар. Ә бүген юл төзүчеләр сайлаучылар да – алар республикабызның киләчәге өчен үз тавышларын бирәләр.

–Егетләр, элекке еллардагы кебек, тавыш бирергә бөтен коллектив белән килергә булды. Коллективыбызда барысы 190 кеше эшли. Безнең өчен сайлау бәйрәм кебек. Социаль программалар эшләп торсын, юллар төзелсен, авыл һәм шәһәрләрнең урамнары төзекләнсен, матурлансын. Юл төзүчеләргә һәрчак эш булсын,–ди “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең район участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев