Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки урманчыларының хезмәт хакы үсәр

Узган ел 265 килограмм урман агачлары орлыклары хәзерләнгән, 698 мең агач үсентесе үстерелгән. Бу турыда район урманчылыгы җитәкчесе Илсур Зәйнуллин коллективның отчет җыелышында әйтеп узды.

Җыелышта район башлыгы Александр Никошин һәм Татарстан урман хуҗалыгы министры  Равил Кузюров катнаштылар.

 

 

Илсур Зәйнуллин әйтүенә караганда, “2020 елда урманнарны саклау” төбәк проекты кысаларында коллектив шактый уңышлы эшләгән. 76,6 гектар мәйданда урманнар торгызылган. Тагын 34 гектарда яшь агачлар утырту өчен җир эшкәртелгән. Кирәк кадәр урман үсентеләре орлыклары хәзерләнгән. Ә яшь үсентеләр җитештерү планга карата 203 процент тәшкил иткән.

Җитәкче-лесничий урманнарны санитар сәламәтләндерү, яшел байлыгыбызны саклау буенча башкарылган эшләр һәм быел урманнарда янгыннарга каршы үткәреләсе чаралар хакында да сөйләде.

Әлки урман хуҗалыгы директоры Әмир Гыйзетдинов  һәм урманнарны  саклау буенча инженер, башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Олеся Матюшкина да эшне яхшырту һәм нәтиҗәлелеген күтәрү буенча фикерләре булән уртаклаштылар.

Район башлыгы Александр Никошин урманчыларның узган елгы хезмәтләрен уңай бәяләде. Ул соңгы берничә елда урманчылыкка министрлык тарафыннан биш берәмлек техника бирелүнең дә эшне активлаштыруга зур этәргеч ясавын билгеләп үтте.

–Урманчыларның уртача айлык хезмәт хакы 14 мең 700 сум гына булу белән килешеп булмый. Аны арттырырга, ә моның өчен җитештерү күләмен үстерү юнәлешендә алга җитди бурычлар куеп эшләргә кирәк сезгә,–диде Александр Никошин.

Ул министр Равил Кузюровка Әлки җирендә урманнарны торгызу, агач материалларын күбрәк җитештерү буенча техника белән ярдәм күрсәткән өчен рәхмәтен җиткерде.

Равил Кузюров район урманчыларына намуслы хезмәтләре, үз эшләренә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. Ә быел тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә чакырды. Тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы буенча да министр үз аңлатмасын бирде:

–Урман – безнең олы байлыгыбыз. Аны саклау, ишәйтү юнәлешендә хезмәт куючыларның эш хакы да түбән була алмый. Бу җәһәттән безнең министрлык хөкүмәт белән сөйләшүләр алып бара. Алга таба хезмәт хакы мәсьәләсендә уңай үзгәреш булачак,–диде ул.

Ахырда Юхмачы участок урманчылыгы урманчысы Җәүдәт Хәмидуллинга “Татарстан АССР төзелүгә 100 ел” истәлек билгесе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев