Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпкә бару күпмегә төшә? СОРАШТЫРУ

Быел яңа уку елында беренче сыйныфка укырга баручыларны мәктәпкә әзерләгәндә иң кирәкле әйберләрне сатып алу өчен, статистика мәгълүматларына караганда, ата-анадан, ким дигәндә, малайлар өчен – 22,3 мең сум, ә кызлар өчен 26,8 мең сум акча сорала.

 
Беренче сыйныфка баручыга иң кирәкле әйберләргә исә малайлар өчен: ике пар чалбар һәм өч күлмәк, кызларга сарафан һәм итәк керә. Физкультура белән шөгыльләнү өчен спорт костюмы кирәк булачак. Шулай ук ике футболка, биш пар носки яисә гольфалар, өч пар колготки, төрле пар аяк киемнәре таләп ителә, - диелә хисапта. Бу, чыннан да, дөрес мәгълүматмы соң? Ата-аналар баларын мәктәпкә әзерләү өчен күпме акча сарыф иткән. “Әлки хәбәрләре” шуны тикшерергә булды. 

Диләрә Ураимова, Базарлы Матак:
–     Минем өч балам бар. Менә кызым Алия белән базарга килдек, карасу-зәңгәр төстәге жилет эзлибез. Ул быел безнең Базарлы Матакның 5 нче сыйныфына укырга барачак. Кирәк-яракның эле яртысын да алмадык, ә 15 мең сум акчаны тоттык та инде. 

Ольга Демидова, Пановка авылы, Алексеевск районы:
–     Без базарга районыбызда таба алмаганны сатып алу теләге белән килдек. Менә оныгыбызга аяк киеме сайлыйбыз. Аңа ошаганны таба алырбыз, дип өметләнәм. 

Ирина Волостнова, Базарлы Матак:
–     Кызларны уку елына киендерү, малайларга караганда, кыйммәткәрәк төшә, дип уйлыйм. Минем өч балам, Матвей белән Оксана мәктәптә укыйлар. Билгеле, әти-әнигә җиңел түгел, чөнки, уртача алганда, бер балага 20-25 мең сум акча тотарга туры килә. Моңа спорт костюмы, күлмәк-чалбар, аяк киемнәре, ручка-карандашлар һәм башка вак-төякләр керә. 

Наилә Нуруллина, Иске Алпар:
–     Минем быел ике кызым укырга бара. Зур кызым Лаештагы икътисади-техник техникумга укырга керде. Хәзер балаларны мәктәпкә  әзерләү бер дә җиңел түгел, бар әйберләр дә бик нык кыйммәтләнде бит. 

Әминә Фәсахова, Яңа Үргәагар:
–     Баланы мәктәпкә әзерләү – куанычлы да, шул ук вакытта мәшәкатьле дә хәл. Быел кызыбыз югары уку йортына укырга керде, студент булды. Чыгым тагын да үсте. Мессенджерларда уку өчен кирәкле әйберләрнең исемлеге урнаштырылган төркемнәр бар. Яңа ноутбук, аның өчен тышлыктан тыш,  махсус программалар сатып алып, аларны урнаштыру мөһим. Иң әһәмиятлесе – балалар исән-сау булсын, укуга җаваплы карасын, ә әти-әниләр хәлләреннән килгәнне тырышачаклар. 

Today Opera OPRDesktop 28.0 core 1750.0, May 25, 2022. Active patches: 21

Today Opera OPRDesktop 28.0 core 1750.0, May 25, 2022. Active patches: 21

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев