Гөлнур Гаяз кызы 1936 елның 6 гыйнварында Югары Әлморза авылында туа.
Ул бөтен гомерен гаиләгә һәм хезмәткә багышлый, өч бала — ике кыз һәм бер ул тәрбияли. Бүген ул улы белән бергә яши, ә аның иң зур шатлыгы һәм горурлыгы-сигез оныгы һәм алты оныкчыгы, аларның уңышларына ул чын күңелдән соклана.
Аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең территориаль үсеш буенча урынбасары Наталия Голубева килде. Ул Гөлнур Гаяз кызына Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин исеменнән иң җылы котлау сүзләрен һәм иң изге теләкләрен җиткерде, шулай ук истәлекле бүләк тапшырды.
Нет комментариев