Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Валентина Шабалкина - 42 ел дәвамында балаларны дәвалауда зур өлеш кертүче табиб

Табиб ул – мең төрле сырхауга дәва табучы да, чир аяктан егып, төшенкелеккә бирелгәндә күңелдә өмет уятучы да, кеше гомерен саклап калучы да. Шуңа да аларга зур хөрмәт белән, яратып “ак фәрештәләр” дип тә атап йөртәләр.

Ә балалар табибларын аеруча аерып әйтергә кирәк. Чөнки сабый үзен ни борчуын аңлата да алмый, ә табиб авыруны ачыкларга, дөрес билгеләмәне куярга, мөлаемлеге белән аны юата, тынычландыра алырга тиеш. Безнең районыбызның да үз эшенең чын остасы булып, 42 ел дәвамында нәниләрне дәвалауда зур өлеш кертүче балалар табибы ул – Валентина Шабалкина. 

 

Районда ул –  бердәнбер табиб

 

Валентина Федеровна иң элек Чистай медицина училищесын тәмамлый. Аннары районыбызның Шәпкә һәм Иске Тахталы авылларында фельдшер булып эшли башлый. Әмма аның белгәннәрендә тукталасы килми, ул  югары белем алып, балалар табибы булу турында хыяллана. Нәтиҗәдә, Ташкент шәһәрендәге медицина университетының педиатрия факультетына укырга керә, бер елдан Курашов исемендәге Казан медицина университетына күчеп, әлеге уку йорты студенты булуга ирешә. Төпле белем алганнан соң, 1974 елда ул “Табиб-педиатр”  булуын раслаучы дипломны кулына алып, Нижнекамск шәһәрендә интернатура үтә. Шул ук вакытта үзе анда хастаханәнең йогышлар бүлегендә һәм бала тудыру йортында эшли. 1975 елда исә туган ягына кайтып, районда бердәнбер табиб педиатр булып эшли башлый. Эшчәнлеген ул балалар консультациясендә, стационарның балалар бүлегендә, йогышлы чирләр бүлегендә алып бара. Әле берничә елдан соң гына тагын ике педиатр – Суфия Хөснетдинова һәм Роберт Мостафин эшкә кушылып китә. Ә ул вакытта районда якынча 15 меңләп бала була югыйсә!

Тирән белемле белгеч

 

Билгеле, ул һәр биш ел саен дәвалауны камилләштерүне күздә тоткан Дәүләт иститутында белемен яңартып та тора. 1990 елда Ростов медицина институтында “Неонтология” белгечлеге буенча квалификациясен күтәрә.

 Тирән белемле әлеге табибны районыбызда ул вакытта белмәгән бер генә ата-ана да булмагандыр. Күпме балага ярдәм күрсәтелгән, нигезле киңәшләр бирелгән! Исемен зур хәрефләр белән язарлык балалар табибы шул еллар дәвамында үзен бик тә җаваплы, үз эшен чын күңелен, йөрәк җылысын биреп башкаручы белгеч итеп күрсәтә.

Валентина Федеровна: “Эшемне бик ярата идем. Илебездә балаларны кайгырту –  гомумдәүләт бурычы. Бала гомеренең беренче минутыннан ук аңа медицина тикшеренүләре алып бару педиатрларга йөкләнгән”, – ди үзе дә хезмәте турында.

Начар гаиләләр белән дә эш алып барыла

Сабыйларны дәвалаудан тыш, табиб җәмәгатьчелек эшләрендә катнашуны да үз бурычы дип саный. Иптәшләр мәхкәмәсе рәисе һәм профсоюз комитеты әгъзасы буларак, ул гаилә һәм, беренче нәүбәттә, балалар иминлеге сагында тора. Начар тормыш рәвеше алып барган ата-аналар белән көрәшә, андый гаиләләрдә балаларын яхшы карауларын таләп итә. Җирле комитет составында шундый гаиләләргә бара, начар хәлләр килеп чыгуын булдырмау максатыннан,  ата-аналар белән сөйләшә, кирәк дип санаганда, авыр хәл турында социаль яклау һәм күзәтүнең тиешле хезмәтләренә хәбәр итә. Даими рәвештә начар гаиләләрдә үсүче балаларга һәм гарип балалары булган гаиләләргә, баласын ялгыз үстерүче аналарга гуманитар ярдәм (киемнәр, азык-төлек, дарулар) җыюны оештыра.

 

Эш нәтиҗәсе – бүләкләр

 

 Районыбызда балалар сәламәтлеген саклауда үзеннән зур өлеш керткән Валентина Шабалкина, билгеле, районның баш табибы, администрация, Республика җитәкчелеге, Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан бүләкләнә: Рәхмәт хатлары, Мактау Грамоталары ала. Аңа “Шәфкатьлелек һәм хәйриячелек өчен” медале дә тапшырыла. Ул 1999 елдан бирле Хезмәт ветераны да.

Саулыкның – зур байлык булуын көндәлек хезмәтендә дә яхшы аңлаган табиб безнең барыбызга да: “Сәламәтлегегезне саклагыз!” – дип искәртә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев