Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Колчурино җирлегендә юллар төзелә

​​​​​​​Югары Колчурино авылының 8 Март урамында 150 метр озынлыктагы юлга таш җәйделәр.

 Түбән Колчурино авылының Үзәк урамы юлының бер өлешенә вак таш салынды. “Хәзер авылыбыз клубына кадәр диярлек туфли киеп килергә була”,–диләр шунда яшәүчеләр. Нәкъ менә алар бит үзара йөкләнгән түләүләрне беренче чиратта урам юлларын төзекләндерүгә тотарга карар кылганнар.

–Җирлек депутатлары белән бергәләп авыл халкы тормышын яхшырту юлларын эзлибез. Җирлеккә кергән өч авылның һәркайсында нәрсәдер яңарсын дип тырышабыз. Зур авылмы ул, кечкенәме, мөһим түгел, чөнки бөтен җирдә кешеләр яши бит. Катюшино авылында кышкы салкыннар җиткәнче су скважинасы янәшәсенә яңа тимер будка куярга җыенабыз,–дип хәбәр итә Югары Колчурино авыл җирлеге башлыгы Елена Краснова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев