«Яңа Үргәагар авылы урам юлы начар хәлдә»
Редакциябезгә Яңа Үргәагар авылы Тукай урамында яшәүчеләрдән мондый эчтәлектәге гозер килеп иреште:
– Урам юлы начар хәлдә: машиналар кереп-чыгып йөри алмый. Күп балалы, өлкән яшьтәге әти-әниләре булган гаиләләр өчен аеруча кыен. Ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитә алмый, яшь балаларны каядыр йөртү, алып бару өчен дә газап чигәргә туры килә. Безгә нишләргә икән?
Без әлеге сорауны авыл җирлеге башлыгы Әнвәр Рәхимҗановка юлладык.
Җавап:
– 70 метр озынлыктагы –Тукай, 100 метрлы Исхаков урамнарында юлларны ремонтлау эше инде башланды. Ике урамга да ком һәм щебень җәелде. Тоташ яңгырлар булу сәбәпле, ул утырырга да, туңарга да өлгермәде. Һава торышының болайга китәсен беркем көтмәде. Менә суытып җибәрүгә, атна азагында, тигезләп, кырдырып алырга ниятлибез. Ә болай урамнарга кереп була, яннан юл бар. Үзара салым акчасы бу юллар өчен бүленгән, иртә язда комны да, щебеньне дә яңадан өстәп, эшне ахырына җиткерәчәкбез.
Хөрмәтле үргәагарлылар! Әнвәр Әдһәм улының сүзендә нык торучы җитәкче икәнлеге һәркемгә мәгълүм: әйтте – үтәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев