Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Сезнең белән горурланабыз!

“Кыю офицер хатыны булуым белән чиксез горурланам!”

Бик күпләр белгән аны: Яр Чаллы шәһәрендә туса да, Әлки районында үскән, укыган, кызлар артыннан йөргән, үзенә гашыйк иткән, мәктәп тәмамлаган ул...


Әйе,  Илдарга ике ай чагында гаиләләре белән Чуаш Кичүе авылына кайтып төпләнә Хәйруллиннар.  Шул авыл табигатендә абыйсына иптәш булып үсә, Чирмешәндә су коена, мәктәпкә укырга керә Илдар Рәфәс улы. Ул 7 нче класска җиткәндә, тагын яшәү урынын үзгәртергә туры килә әлеге гаиләгә: Базарлы Матакка күченә алар. Шулай итеп, 7-9 сыйныфларда гимназиядә белем ала егет. Ә менә кулына өлгергәнлек аттестатын Базарлы Матак урта мәктәбендә тапшыралар, чөнки 10-11 сыйныфларны Илдар Хәйруллин биредә укый. 

Бер карасаң, бар да гади: юллар да, еллар да ничек тиеш, шулай бара кебек. 2005 елда, ягъни мәктәп бетерүгә, Казан авыл хуҗалыгы академиясенә укырга керә ул. Аны тәмамлап, 2010 нчы елның 24 сентябрендә гаилә төзергә өлгергән Илдар Рәфәсовичны ике айдан соң – ноябрьдә армия хезмәтенә алалар. 

Зур мәхәббәт тарихы

Үз гаилә тормышы белән бары 2 айга якын кыска гына вакыт аралыгында яшәп калган япь-яшь хатын Илзия Калининградта хезмәт итүче ирен хөрмәт белән, бик сагынып, “морячка” буларак,  горурлык та кичереп көтеп ала. 

Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 7 нче сыйныфында укыганда ук, балалык хисләреннән  башлана аларның  мәхәббәт тарихы.
Чуаш Кичүе авылыннан яңа гына күченеп килгән малайга классташ кызлар аерынкы игътибар бирә. Ә озын төз буйлы, куе кара кашлы, һәрвакыт елмаеп торган яшүсмер шул күпләр арасыннан берне  сайлый: беренче рәттә утырган бу яхшы укучы, алгебра, физика кебек авыррак бирелә торган фәннәрдән мәсьәлә, мисалларны дәфтәр битенә эшли дә, бөтәрләп, укытучы күрмәгәндә генә,  арттарак – 3 нче рәттә утырган сыйныфташына “кыйдыра”. Бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәт тора-бара зур дуслыкка әверелә. Мәктәп бетергәч тә, элемтә өзелми: телефоннан аралашулар дәвам итә, ышанычлы дустына егет хәтта йөри торган кызлары турында да сөйләргә тартынмый. Дуслыктан мәхәббәткә бер адым,  диләрме: менә шул эчкерсез сөйләшүләр әкрен генә матур очрашуларга китерә. Берсе  Авыл хуҗалыгы академиясендә, икенчесе медицина колледжында укучы яшьләрне бәйләр сәбәпләр дә бар шул: берсе яңа гына әнисен, икенчесе дә күптән түгел әтисен югалткан яралы күңелләр бер-берсенә тартыла. 9 айлык вакытында әтисез, инде менә бөтенләй ятим калган кызга Илдар бөтен кешене алыштыра.

–     Ул тормышымның, яшәвемнең мәгънәсенә, ныклы терәгемә әйләнде. Шуңа күрә бер ел  армиядән көтеп алу да минем өчен  үзенә бер онытылмаслык мизгелләр:  аны сагынудан, кайтасын белеп, бәхетле гаилә тормышы дәвам итәсенә ышанып үткәргән санаулы көннәр һәм хыялый төннәр генә булды, – ди ул,  шул үзенчәлекле бер ел вакытны күз алдыннан кичереп. 

Әйе, гаилә башлыгы өенә кайткан көннән матур тормыш дәвам итә. Илдар Яшел Үзән районы "Майский" теплица комбинатына механизатор булып урнашса, Илзия шәхси предприятиедә стоматология бүлеге шәфкать туташы вазифасын башкара.  Бары да гадәти: тормыш юлын башлаганда, яшьләр очраша торган бөтен кыенлыкларны күрергә дә, 12 кв.м. зурлыгындагы бүлмәдә яшәргә дә туры килә аларга.

–     Яраткан кешең белән шалашта да яшәп була, диләр бит. Без дә шулай: кысрыклык бернигә дә комачауламады, үзебезне бәхетле хис иттек. Ярты сүздән аңлашып яшәдек. Бер-бер артлы ике балабыз: 2012 елда – Радел, 2018 дә Самира дөньяга килде. Беренче декрет ялымнан соң мин дә эшкә ирем янына урнаштым, диспетчер вазифасын алып бара башладым, – дип, үткәннәргә кайтып килде Илзия Илгиз кызы. 

Сабыр төбе – сары алтын шул. Барысы да берьюлы булмый. 2018 нче елда  Яшел Үзән районы Васильево бистәсендәге өч бүлмәле зур, иркен фатирда яши башлый тырыш гаилә. Бәхетләре тагы да артып, ел артыннан ел үтә.

“Ул бармаса, мин бармасам...”

–     Кем генә барырга тиеш соң инде, әни?! – ди ул, әнисенең: “Улым, бик куркам, әтиең дә юк, әллә каласыңмы?” –дигән ялварулы соравына каршы. Теләсә кемне яклап, гаделсезлеккә каршы чыгучы, үзен дә беркайчан кыерсытырга юл куймаучы, шат күңелле, “авызы ерык” эчкерсез, гади ир-егетне газиз әнисе дә, яраткан хатыны да туктата алмый. 

2022 елның 23 октябрендә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнә ул. Иптәшләре арасында абруе зур булган, нинди очракта да аларны үзе артыннан ияртә алган Илдар Хәйруллинга 2023 елда лейтенант дәрәҗәсе бирелә. 

–     Отпускага кайткан вакытларында да күңеле белән сугышчан дуслары янында булды: аларның хәлен белде, кирәкле күрсәтмәләрен бирде, һәркайсы өчен борчылды, – ди әнисе Халидә апа, улының шул сыйфатларына ишарә итеп.

Кыска ялга ике тапкыр кайта Илдар Рәфәсович. Соңгысыннан 2024 елның 8 мартында озаталар. 

 

Россия волонтеры

2024 нче елның апрель ахырында МХОдәге хәрби офицерларны Ленинград өлкәсе Луга шәһәренә белем күтәрү курсларына җыялар. Шуны белеп алган Илзия Хәйруллина, күрешергә җай чыкканга шатланып, май бәйрәмнәрендә эштән китәргә дә кыен булмаячакны уйлап, лейтенанты янына ашыга: өч көн анда булып кайта. 

Укыганнан соң,  Белгород өлкәсенә, аз гына соңрак Луганскига озатылган ире янына тагын бер тапкыр бара кыю хатын. Монысында инде ул буш барырга теләми: барлык таныш-белешләр, Чуаш Кичүе, Базарлы Матак гимназиясе һәм урта мәктәбе коллективлары, классташлар, якыннар, эштәге хезмәттәшләр көче белән җыелган гуманитар ярдәмне ике машинага төйиләр дә 5 декабрьдә юлга кузгалалар.  Егетләргә дип алып киленгән “Нива” машинасын һәм Эмиль Ибәтуллин (Илдар Хәйруллинның соңгы эш урыны буенча җитәкчесе) “Газел”енә шыплап төялгән кирәк-яракларны тиешле урынга озату өчен,  зур ЗиЛ машинасы белән каршылыйлар аларны. 

Бу баруында, барлык сугышчан дуслары рәхмәте итеп, Илдар Рәфәс улы хатынына “Россия волонтерына” дигән медаль тапшыра. Кадерлесенә соңгы бүләге шул буласын әле бу вакытта уена да кертми ул. 

“Исән-сау булырга бит, Әни!”

Ә Ана баласыннан соңгы бүләкне 2025 елның 1 февралендә ала. Туган көне ул Халидә апа Хәйруллинаның. Малаеннан китерелгән бер кочак чәчкәләргә, телеграм аша җибәрелгән: “Әнием, туган көнең белән. Исән-сау булырга бит, авырма яме!”– дигән кечкенә, ләкин җаны-тәненә иң зур рәхәтлекне бирә торган шул ике җөмләгә ничек шатланганын ул үзе генә белә. Газиз баласы исән, аңардан хәбәр бар! 
Эх, ләкин шатлык озакка бармый шул... 

Болай да ут эчендә яшәгән, телефон бызылдаган саен, сискәнеп, шуны кабашлаган Ана белән хатынга 5 февральдә: “Без эчкә керәбез. Әни сәфәр догаларын укысын. Анда элемтә юк, көтмәгез!” – дигән хәбәр килеп ирешә. Инде 15 нче  гыйнварда алгы сызыкка кергән һәм 19 нчы февральдә, сугышчан задание үтәгәндә, офицерларча(иң алдан ул бара) һәлак булган лейтенант Илдар Хәйруллинның үз куллары белән язылган соңгы сәламе була ул.
Ана күңелен алдап буламы соң?! Шул көннән күзенә йокы керми, тамагыннан ризык төшмәскә әйләнә аның. Ире Рәфәснең улын күтәреп алып чыгып китүе турындагы күптән кергән төше дә җанын бимазалый, йөрәген телгәли: бер минут уеннан китми. Билгесез төннәр, караңгы көннәр башлана. 

–    Минем белән бер-бер хәл булса, турыдан-туры Илзия белән әнигә әйтмәгез, Рамил абый (икетуган туганы) аша белгертерсез, – дип, бик күпләргә әйтеп калдырса да, үлү хәбәре 22 февраль көнне 11 сәгать 45 минутта хатынына килә. Бу көнне әлеге иң әче хәсрәтне Анага җиткерергә беркемнең дә кыюлыгы җитми. Гаиләсе белән кайткан апасы да булдыра алмый: кермичә китеп бара. Үзен-үзе җиңеп,  кичкырын хәл белергә килгән Нәфисә Хөснетдинова да (Рәфәс абый ягыннан өченче буын туганнар), килеп керүгә, әни кешенең хәбәрдар түгел икәнен аңлап ала һәм, гомер буе бергә яшәп, йөрешеп, үз туганына әйләнгән, инде болай да соңгы араларда ябыгып, тагын да кечерәеп калган бу хатынга бер сүз әйтә алмыйча кайтып китәргә мәҗбүр була. Ярты төнгә кадәр дөнья хәлләре, балалар, оныклар турында сөйләшә алар.

–    Тагын бер төн генә булса да, әзрәк тынычлап йокламасмы, дигән уй әйтергә ирек бирмәде, – ди Нәфисә Заһитовна үзе бу хакта. 
Хәбәрне җиткерергә иртә белән 8 нче яртыда Талия апасы белән Ришат җизнәсе килеп керә. Аларны күрүгә,  Халидә апа бер генә сүз әйтә:
–     Илдармы?..

“Гәүдәсен туган җир куенына саласы иде”

Инде Ананың, бар якыннарның иң зур теләге әнә шуңа әйләнә. Хатыны Илзия кемнәр белән генә элемтәгә чыкмый.  Ике ел ярым дәвамында Илдар кайсы частьларда хезмәт иткән, ул чакта командирлары кемнәр булган, аны кем белгән – кемнең телефон номерын таба ала, берсен дә калдырмый. Көн дими, төн дими иренең гәүдәсен эзләтә. Ләкин һәрберсеннән җавап бер: “Кереп ала алмыйбыз, һәр адымда төгәл, төз дроннар һөҗүме сагалап торган бик эчтәге сызыкта”. Әмма кыю һәм үҗәт хатын тиз генә бирешергә теләми: барлык якыннарыннан, таныш белешләрдән акча җыю эшенә керешә. Аның максаты – РЭБ алу.


 Радиоэлектрон көрәш (РЭБ) – дошманның радиоэлектрон чараларын: радиолокация станцияләрен, дроннарны, радарларны, радиоидарә ителә торган миналарны һәм фугасларны, разведканың техник чараларын, абонент терминалларын һәм иярчен интернет, кәрәзле элемтә станцияләрен томалау, ягъни аларның эшен бозу җайланмасы.


Шулай итеп, нәкъ 4 ай вакыт үтә. Уртак тырышлык белән бик яхшы РЭБ алырлык акча җыела.  Аны тиешле урынга күчеререргә йөргән сәгатьләрдә, 19 июньдә, “Ирегезне алып чыктылар”, – дигән хәбәр ала Илзия ханым.  Шул минутларда җыелган сумманы тиененә кадәр кирәкле урынга юллый ул: аның ире кебекләр күбәү бит, ярдәме генә тисен! 

Ләкин әле, алып кайтып күмәр өчен, тагын бер айдан артык төрле этапларны үтәргә туры килә. Ире шикелле үк, үз дигәненнән бер адым да артка чигенмәгән хатын аларын да эшли һәм нәтиҗәдә алар өчәү: Илзия, абыйлары Радик Хәйруллин, икетуган Илнар Нотфуллин 25 июльдә Ростовка кузгала. 
Юл чыгымнарын Халидә апаның бертуган абыйсы Мансур Гайсә улы Нотфуллин күтәрә. “Нива” машинасын табу һәм илтүдә дә, барлык иң авыр хәлиткеч минутларда да һәрвакыт ярдәм иткән, элемтәдә булган бу изге җанлы туганга, аның малае Рамилгә берсе улын, икенчесе ирен югалткан ике хатынның рәхмәте – зур,  хөрмәте – чиксез. 

Сүзе саен: “Аллаһымның булышлыгы, догаларымның көче белән тормышка ашырылды бу зур  теләгебез: үзебезчә, үз кулыбыз белән җирли алдык”, –дип дерелдәгән иреннәре тагын бик күпләргә рәхмәт әйтә Халидә апаның. Малае Илдарны белгән, хөрмәтләп озатырга килгән барлык дуслары, классташлары, хезмәттәшләре, ул укыган өч мәктәп директоры, район башлыгы, җитәкчеләр, авылдаш һәм күршеләр, якын туганнарның – һәркайсының исемнәрен катлы-катлы такмаклый ул. 

–    Ил өстенә килгән афәт, берни эшләп булмый, Аллаһымнан сабырлык сорыйм, – ди,  күзләреннән тоташ агып торган яшьләрен сөртеп.

 Соңгы сүз

–     Кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, барысы да бик яхшы кеше буларак сөйли, искә ала Илдарны. Баштарак “Мишка”, соңрак “Татарин” хәрби кушаматы белән махсус операциядә катнашкан, безнең тынычлыгыбызны саклап һәлак булган героем, чын офицер хатыны булуым белән чиксез горурланам мин! – дигән нык характерлы Илзия Илгиз кызы Хәйруллинаның уллары Радел, кызлары Самираны да үзләренә алмаш итеп үстерәчәгенә, аларның дәү әнисе Халидә апа өенә сукмаклары суынмаячагына минем шигем юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев