Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлкилеләр республика данын яклады

Саранскида “Изге рамазан кубогы” кече-футболы буенча турнир узды.


Анда кече-футболны үстерүче спорт клублары катнашты. Әлеге чара спорт мәйданчыкларында халыкара, милләтара һәм динара аралашуга нигез булдыруга юнәлтелгән иде. Призлы урыннар өчен Мордовия, Чуашстан, Татарстан, ДНР, Мәскәү, Саратов, Пенза, Самара һәм Ульяновск өләксеннән килгән 12 команда көч сынашты. 

Үзара хөрмәткә нигезләнгән матур уен күрсәткәннән соң, Татарстан футболчылары 2 нче урынга лаек булды. Шунысы сөендерә: республика данын Әлки районының “Өмет” мәчете командасы  яклады. Ульяновск өлкәсе командасын җиңеп, алар бары тик Пенза өлкәсе футболчыларына гына өстенлекне бирде. 

Җиңүчеләрне, призерларны һәм иң яхшы уенчыларны бүләкләү тантанасында  Россия кече-футболчылары ассоциацияләре президенты Эмиль Алиев катнашты. Командаларга кубок һәм медальләр тапшырдылар, турнирның яхшы уенчыларын аерым бүләкләделәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев