20 ноябрьдә Россия күләмендә балаларны хокукый ярдәм көне билгеләп үтелә.
Шул уңайдан әлеге көнне сәгать 10.00 дә Базарлы Матакның Мәктәп урамы, 6А йортында урнашкан психологик-табиблык-социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Балаларга хокукый ярдәм көне үткәреләчәк. Анда районның полиция, мәхкәмә приставлары, социаль яклау бүлекләре, попечительлек һәм опека, мәгариф хезмәтләреннән вәкилләр, нотариус һәм адвокат катнашачак.
Нет комментариев