Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сабан культуралары чәчү эшләре төгәлләнде

Механизаторлар 41 мең гектарда чәчү эшләре башкардылар. Шуның 21 гектарга якыны бөртекле культуралар.

Әйтик, арпа 7,8 мең гектарда үстереләчәк, 2,7 мең гектарда сабан бодае, 900 гектарда солы, 2,8 мең гектарда борчак, 4,8 мең гектарда бөртек өчен кукуруз чәчелде.
Моннан тыш, 12 мең гектарга якын мәйданда техник культуралар игеләчәк. Шуның 11 меңгә якыны көнбагыш, рапс һәм горчиөа чәчелде.
Азык культураларына килгәндә – яшел масса өчен кукуруз мәйданы 6 мең гектарга якын бина?, тагып?, сенаж, печән хәзерләү өчен 2,7 мең гектарда бер еллык үлән чәчелде.

Язгы чәчү эшләре белән бер үк вакытта диярлек уҗым культуралары мәйданын чүп үләннәргә каршы химик сыекчалар белән эшкәртү эшләре алып барылды. Районда көзеннән 26,6 мең гектарда бөртеклеләр чәчелгән иде. Бу көннәрдә механизаторлар чүп үләннәргә каршы химик сыекча сиптерү эшләрен соңгы гектарларда башкаралар. Әлеге мөһим эштә 30 үзйөрешле сиптерү агрегаты файдаланылды.

Язгы чәчү эшләреннән бушаган механизаторлар пар җирләрен эшкәртүгә керештеләр. Бер үк вакытта, тишелеп чыкканчыга кадәр чәчелгән мәйданнарны тырмалау эшләре башкарыла. 

Бу көннәрдә  механизаторлар азык хәзерләү техникасын ремонтлау  белән шөгыльләнәләр. Чынлыкта, ул техника бездә эшкә керешергә әзер инде. Бары чит илдә җитештерелгән берничә тракторга запас частьләр кайтып җитмәгән. 

Күптән түгел районда азык хәзерләү техникасының төзеклеген, азык утарларының яңа сезонга әзерлеген бәяләү буенча республика комиссиясе эшләде. Шимбә көнне Хөкүмәт йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә Әлки районы азык хәзерләү техникасы торышын югары бәяләп, мактап телгә алдылар. 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенә караганда, хуҗалыклар күпьеллык үләннән печән, сенаж хәзерләү эшләренә Сабантуйга чаклы керешәчәкләр. Май аеның  беренче яртысы суык тору сәбәпле, үләннәр бик күтәрелә алмаган. Соңгы көннәрдә яшеллек күзгә карап үсә икән. Димәк, киләсе атнада үләннәрне теземнәргә сала да башлаячаклар.
Районда 8,9 мең гектарда күпьеллык үлән мәйданы бар. Шуның 5,7 мең гектары “Восто Зернопродукт”ныкы булса, 2,4 мең гектары “Хузангай” җәмгыятендә. Калганы исә фермер хуҗалыкларында.

Иртә яздан башланган кыр эшләре шулай кара көзгә кадәр дәвам итәчәк. Табигать тә игенче хезмәтенә шифалы яңгырларын кызганмасын иде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев