Әлки районында төрмәдән кайткан кешеләрне тормышка җайлау мәсьәләсе каралды
Хокук бозуларны кисәтү буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында иректән мәхрүм ителеп, төрмәләрдә срогын тутырып районга кайтканнан соң, аларны эшкә урнаштыру, тормышка җайлашуда ярдәм итү мәсьәләсе тикшерелде.
Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәчесе Руслан Морадымов алып барды.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Гнеденкова, хезмәт белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Алексей Шувалов, Иске Матак һәм Чиябаш авыл җирлекләре башлыклары Ольга Гуляева, Рамис Сәләхов иреккә чыгучылар белән нинди эшләр алып барылуы хакында сөйләделәр.
Комиссия утырышында җәмәгать тәртибен саклауда ирекле халык дружиналарының роле турында район эчке эшләр бүлекчәсенең оператив кизү бүлеге җитәкчесе Равил Гайфуллин чыгыш ясады.
Яшьләрне (студентларны) җәмәгать тәртибен саклауга җәлеп итү үзәге (“ФОРПОСТ”) директоры Адел Садретдинов мәгьлүматы яңгырады. Бүген районда 687 кеше ДНД әгьзәсе булып тора икән.
Друҗинниклар Базарлы Матакта һәр көнне кизү торалар. Руслан Морадымов җәмәгать тәртибен саклауда актив булган Замир Сөнгатуллинны, Гөлсинә Хәлилованы, Николай Ирдинкинны, Габдразак Абдуллинны, Геннадий Вассуновны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Район башлыгы урынбасары, ирекле халык дружиналары штабы җитәкчесе Рәшит Билалов ДНД составына яңа кабул ителгәннәргә таныклыклар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев