Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Алпарда яшәъче ир-ат җинаять кылуда гаепле дип табылды

Әлки районы прокуратурасы Иске Алпарда яшәп, элек хөкем ителгәне булган 59 яшьлек ир-атка карата дәүләт гаепләвен хуплады.


Мәхкәмә аны РФ Җинаять кодексының 112 нче маддәсенең 2 нче бүлегендә каралган канун буенча җинаять кылуда (кеше гомере өчен куркыныч тудырмыйча һәм РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсендә каралган нәтиҗәләргә китермичә, әмма корал буларак әйбер кулланып, сәламәтлеккә озак вакыт савыгу соралганча, белә торып, уртача зыян китерү) гаепле дип тапты. 

Мәхкәмәдә шул расланган: гаепләнүче 2023 елның июнь аенда Иске Алпар читендә зыян күрүче белән бергә исерткеч эчемлекләр эчә. Аннары ирләр белән бәхәскә керә һәм гаепләнүче җирдән таяк ала да, аны корал буларак кулланып, зыян күрүчегә күп тапкыр суга. Нәтиҗәдә, зыян күрүченең уң ботының чыгып торган сөяге сына, тәненең күп урыннары күгәреп чыга. Эксперт тикшерүенә ярашлы рәвештә, җинаятьчел гамәле белән хөкем ителүче зыян күрүче сәламәтлегенә уртача зыян китерә. 

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный. Мәхкәмә бар хәлләрне исәпкә алганнан соң, гаепләнүчегә карата 3 елга шартлы сынау вакыты белән 3 елга иректән мәхрүм итү карарын чыгара. Шулай ук гаепләнүче  шартлы рәвештә хөкем ителүченең үз-үзен тотышын тикшерүче махсус дәүләт хезмәтенә хәбәр итми торып, яшәү урынын үзгәртмәскә, әлеге хезмәткә айга бер тапкыр теркәлү өчен килергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев