Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Янгын куркынычсызлыгы

Янгын хәбәрчесе гомер саклый

Көнкүрештә янгын чыгуның сәбәпләре еш кына бер үк: тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларының төзек булмавы яки дөрес эшләмәве, мич һәм каминнарны куллану кагыйдәләрен бозу, сирәк очракта – балалар шаярулары.


Автоном янгын хәбәрчесе – кешеләрне һәм аларның торак йортларын янгынның коточкыч нәтиҗәләреннән сакларга сәләтле иң кулай чара. Ул барлыкка килгән төтенгә җавап бирә, көчле тавыш сигналы чыгара, аны йоклап яткан кеше генә түгел, аның күршеләре дә ишетә ала. Куллануда катлаулы булмаган, ләкин бик файдалы бу җайланманы сез үз өегездә урнаштыра аласыз, чөнки ул өстәмә җиһазлар тоташтыруны, электр үткәргечләре салуны һәм махсуслаштырылган оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтүне таләп итми.

–    Автоном янгын хәбәрчесе торак биналарда урнаштырыла. Ул бүлмә уртасындагы түшәмдә, тәрәзә һәм ишекләрдән ераграк урнашырга тиеш, - дип сөйләде Әлки һәм Спас районнарының янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Рәдис Инсапов. – Хәбәрчене тузаннан чистартыгыз һәм электр белән тәэмин итү элементларын вакытында алыштырыгыз.

Приборны кулланганчы, аңа беркетелгән күрсәтмә белән танышырга кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез һәм сезнең куркынычсызлык үзегезнең кулда икәнен истә тотыгыз!
Әлки районында, әлеге автоном янгын хәбәрчеләренең вакытында тавыш бирүе нәтиҗәсендә, 2017-2025 елларда булган 8 янгын очрагында 15 кешенең, шул исәптән 5 баланың гомерен саклап калынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев