Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин: «Бәйрәм белән, Укытучылар көне белән!»

Кадерле укытучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары!


Укытучылар көне мөһим, җаваплы һәм игелекле һөнәр ияләрен берләштерә.
Кешелек тарихында укытучы һөнәренең тууын билгеләүче дата юк. Кешеләрнең таланты, куллары һәм акылы белән эшләнгән һәрнәрсә укытучыдан башлана. 
Тормыш педагогка һәрвакыт югары таләпләр куя. Ул үз эшенең остасы, белем бирүнең өр-яңа чаралары һәм инновацион методикаларга ия булуы белән беррәттән, җәмгыятебездәге тирән үзгәрешләрнең асылын тулысынча аңларга да тиеш. Белем бирүнең формасы һәм эчтәлеге, белемнәрнең сыйфатын бәяләү системасы үзгәрә, цифрлы белем бирү мохите формалаша. Ләкин укытучының миссиясе үзгәрешсез кала.
Еш кына нәкъ менә укытучының зирәк сүзләреннән, үгет-нәсихәтләреннән зур казанышларга һәм уңышларга юл башлана. Сезнең ярдәм белән балаларда фән һәм иҗат белән кызыксыну туа, безнең нинди уникаль һәм бөек илдә яшәвебезне һәм үзебездән алда килгәннәрнең кем булуын аңлау формалаша.
Бүген минем һәрберегезгә, кадерле педагоглар, югары дәрәҗәдәге Укытучы исемен лаеклы рәвештә йөртүегез өчен, рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең балаларга битараф булмавыгыз, сабырлыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, теләсә нинди көтелмәгән шартларда да сыйфатлы эшләү сәләтегез мактауга лаек.
Без укытучыларыбызның фидакарьлеге һәм осталыгы, һөнәргә тугрылыгы белән горурланабыз. Сезнең ярдәм белән акыллы һәм талантлы балаларның яңадан-яңа буыннары үсеп килә. Аларның уңышлары - Сезнең казаныш, ил үсешенә бәяләп бетергесез өлешегез. 
Район педагогларын кайнар котлап, барыгызга да сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм һөнәри уңышлар телим.
Бәйрәм белән, Укытучылар көне белән!
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев