Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район башлыгы Александр Никошин кыска вакытлы ялга кайткан хәрби Игорь Вассунов белән очрашты

11 апрельдә Украинада барган махсус операциядә катнашучы, бүгенге көндә кыска вакытлы ялга кайткан Игорь Вассунов белән район башлыгы Александр Никошин очрашты.

Шулай ук әлеге чәй табыны артында барган эчкерсез әңгәмәгә Алпар авылыннан өлешчә мобилизация чорында хәрби хезмәткә чакырылган Раил Хәйруллин һәм Василий Бойковның (Демидовка) әниләре Тәскирә Хәйруллина һәм Наталья Бойкова да чакырылганнар иде.


Александр Никошин Игорь Вассуновтан Әлки егетләренең ничек хезмәт итүләре белән кызыксынды. Солдат якташлар үзара аралашып, ярдәмләшеп хезмәт итәләр, туган яклардан озатылган гуманитар ярдәмнәр безгә тапшырыла, диде һәм бар егетләрдән дә рәхмәт белдерде. Тәскирә Хәйруллина һәм Наталья Бойковадан исә район җитәкчесе яшәү шартлары белән кызыксынды, көнкүрештә ярдәм кирәк булганда мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.


Александр Никошин махсус операциядә катнашучы Әлки егетләренә сау-сәламәт туган якларына әйләнеп кайтуларын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев