Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар ашы үткәрелде

Рамазан аеның соңгы ункөнлеге бара. Аны изге айның иң саваплы өлеше дә диләр.

Соңгы ункөнлектә бит Кадер кичәсе бар. “Бу кичәдә бер кич гыйбадәт кылу мең көннән, кичәдән хөерлерәк”, – ди Аллаһы Тәгалә “Кадер” сүрәсендә. 


Рамазан аенда Аллаһы Тәгалә бер айда да бирмәгән ярдәм, көч бирә. Рамазан аенда без үз-үзебезне җиңәбез,  нәфес белән көрәшәбез. Бу ай рухи авыруларыбызны дәвалый торган чара.


Рамазан аеның күркәм бер йоласы – ул күп халык катнашында ифтар ашлары уздыру. Шундый ифтар мәҗлесе Базарлы Матактагы “Йолдызлык” кафесында район башлыгы Александр Никошин исеменнән үткәрелде. Анда районның татарлар яшәгән барлык авылларыннан муллалар, мәчет картлары чакырылды. Кунакларны мәҗлескә авыл җирлекләре башлыклары алып килде.
Быел Рамазан, алдагы еллар белән чагыштырганда, көннәрнең кысккарак өлешенә туры килде. Мөселманнар таң вакытыннан башлап кояш баеганчыга кадәр 16-17 сәгать ризык, су капмыйлар. 


Рамазан аенда ач торудан тыш мөселманнар гыйбадәт кылырга, начар сүзләр һәм уйлардан да тыелырга тиеш. Рамазан игелекле  эшләр, гамәлләр кылу ае. Бу турыда район имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Сәлахиев үзенең вәгазендә сөйләп үтте. 


–    Рамазан аенда кылынган һәр изге гамәл мең тапкырга артып кабул була. Пәйгамбәребез әйтә: “Кем Рамазан аенда ураза тота, тәравихта катнаша, Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән инанып һәм өмет белән гыйбадәт кыла, аның бар гөнаһлары гафу ителер”. Айларның күркәме булган Рамазанда мохтаҗларны, ятимнәрне, ялгыз яшәүче картларны күбрәк сөендерик, аларга ризыклата, акчалата сәдакалар өләшик! – диде Ирек хәзрәт.


Мәҗлестә йөзгә якын кунак катнашты. Аларны  район башлыгы Александр Никошин саф татар телендә тәбрикләде, тоткан уразаларның кабул булуын, илгә тынычлык, һәрчабызга сәламәтлек теләде. 


Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та авыз ачарга җыелучыларны изге Рамазан белән котлады.


–    Районыбызда шундый ифтар ашлары күп авылларда оештырылды. Бу күркәм һәм саваплы мәҗлесләрне оештыручыларга олуг рәхмәтләр. Сезгә уразаны сабырлык һәм тәкъвалык белән тотуыгызны телим, киләсе бәйрәмнәрне дә шулай исән-имин  бергәләшеп каршы алырга язсын, – диде ул.


Шәүкәт мәчете имам-хатыйбы Рафаэль хәзрәт Гыйльметдинов та үз теләкләрен җиткерде:


–    Шөкер, мәчетләребезгә халык күп йөри. Тәравих намазларын бергәләп җыелып укыйбыз. Александр Федорович, сезгә мөселманнар өчен күп төрле изге эшләр кылуыгызга олы рәхмәт. Бҗаваплы эшегез уңышлы дәвам итсен, гаиләгезгә бәхет иңсен.


Мәчет карты Каюм Фәсахов:


–    Безнең чорда динне кысу көчле иде. Башкалар белмәсен дип, качып ураза тоттык, никахлар үткәрдек. Хәзер мөселманнарга иркенлек – рәхәтләнеп Аллаһыбыз юлыннан тайпылмыйча яши алабыз. Бу бит зур бәхет, мөхтәрәм кунаклар, – диде.


Район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов: 


–    Мин районда шундый ифтар ашында беренче тапкыр катнашам. Бик күркәм оештырылган мәҗлес саваплы булсын, кабул булсын, – диде. 


Радик хәзрәт Абдуллин мәҗлескә изгелек өстәп, Коръән сүрәсе укыды.
Менә кояш баю вакыты җитте. Рафаэль хәзрәт азан яңгыратты, кунаклар хөрмә, су белән авыз ачтылар. Аннан янәшә бүлмәдә бергәләп ахшам намазы укыдылар.
“Йолдызлык” кафесы аш-су осталары кунакларга күп төрле сый-нигъмәт хәзерләгәннәр иде. Кунаклар шул тәмле ризыклардан авыз итеп табын артында рәхәтләнеп аралашып утырдылар. Ахырдан ифтарны оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп дога кылдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев