Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы игенчеләре сабан эшләренә кереште

Районыбыз игенчеләре сабан эшләренә кереште: күпьеллык үлән басуларын һәм уҗым кырларын менераль ашламалар белән тукландыру башланды.

Беренчеләрдән булып, үз җирләренә “Көньяк Әлки” территориаль идарәсе егетләре төште. Узган атнада бертуган механизаторлар Илнур һәм Тәлгать Кәлимуллиннар, МТЗ-1221 тракторына “Амазон” агрегаты тагып, басуларга менераль ашлама кертә башладылар.

Бу көннәрдә әлеге идарә уңганнары көзге культураларны тукландыру, дым каплау эшләренә дә тотындылар.

“Көньяк Әлки” идарәсенең 30 600 гектар сөрү җирләре бар. Алар, “Востокзернопродукт” җәмгыятендә иң эре предприятиеләрдән санала. Көзеннән биредә 6900 гектарда  чәчү эшләре башкарылган. Көзге күльтуралар әйбәт кышлаган. Хәзер аларны “Барс” үзйөрешле агрегатлары белән тукландыру эшләре бара.

 Өч шундый тимер атны  биредә тәүлек әйләнәсе эшләтергә тырышалар. Монда инде ике мең гектарга якын мәйданда уҗымнар тукландырылган.

Идарәнең әтиле-уллы механизаторлары Әхтәм һәм Илһам Кәлимуллиннар, К-735 тракторына 21 метр киңлектә тырма агрегаты тагып, тәүлек буена күпьеллык үлән басуларында дым каплауда эшлиләр. Алар белән янәшә кырда “Нью Холланд” тракторында Рәсим Гәрәев тырмалау эшләрен башкара.

 “Көньяк Әлки” территориаль идарәсе җитәкчесе Рәүф Әхмәтшин:  –Быелгы сабан эшләренә әзерлек яхшы, техника төзеклеге буенча җитди мәсьәләләр хәл ителеп килә. Ашлама һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш тукландыру, тырмалау эшләрен тиз һәм вакытында башкарырга ышанычлы җирлек тудыра, – ди.

Сабан эшләрендә катнашучы механизаторларга, язгы һәр көннең, сәгатьнең кадерен белеп, бөтен көчне быел да игеннәрдән мул уңыш алуга юнәлдерүләрен теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев