Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы картасын чиктеләр

Республикада “Таткультресурцентр” дәүләт учреждениесенең “Татарстан Республикасының чигелгән картасы” проектын тормышка ашыру дәвам итә.

Әлеге проект кысасында бар районнар да мөһим объектлар һәм символларны кертеп, үз җирлеге картасын чигә. 
Район мәдәният йортында костюмнар бүлеге мөдире Сәембикә Хәмитова катнашында республиканың бер өлеше күрсәтелгән картаны чигү тәмаланды. 


Риваятьләргә  караганда, безнең җирлеккә болгар Алып батыры исеме бирелгән. Гербтагы җайдак сурәте дә шул турыда сөйли, ә андагы башаклар ул – уңыш билгесе. Шулай ук чигелгән картада районда яшәүче халыкларның – чуаш һәм татарларның  милли бизәкләре һәм символлары да төшерелгән. Ә андагы лалә чәчәге ул – яңарыш һәм татарларның кунакчыллыгы билгесе.  Кырлардан баручы дөяләр кайчандыр безнең төбәктән бөек сәүдә юлы узуын күрсәтә.


Шуны әйтергә кирәк: эшләнмә бик камил һәм мәгънәле күренә. Сабантуй өчен җыелган сөлгеләр янында сурәтләнгән кабер ташының да үз тарихы бар.  Беренче тапкыр “Сабантуй” сүзе язылган кулъязма Иске Салман зиратында табыла. Анда: “1292 елда Сабантуй көнендә бер хатын-кыз үлде, әлеге таш аның хөрмәтенә куелган”, – дигән юллар бар. Димәк, шул елларда да безнең төбәктә Сабантуйны үткәргәннәр.
Әлеге проектны уйлаучылар бар районнар да эшләрен төгәлләгәч, чигелгән җирлек өлешләрен Татарстан картасы итеп берләштерәчәк. Һәм ул республиканың югары мәдәниятен күрсәтәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев