Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы вәкилләре Казанда узган ярминкәдә катнашты

Узган атнада Казанның Дәрвишләр бистәсендә район вәкилләре язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрде.

 


Район авыл җирлекләре “КШ-Агро”, “Хузангай”  җәмгыятләре, фермерлар, эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклары, шулай ук Әлки кулланучылар кооперациясе үз продукцияләре белән сату иттеләр.


Ярминкәдә районнан ике дистәдән артык машинада продукция алып барып саттылар. Казан халкы ашлык, ит, сөт, бәрәңгене бик актив алган.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев:


–    Безне даими базарга йөрүчеләр яхшы беләләр, килүебезне көтеп торалар. Алар районнан китереп саткан продукциянең сыйфатлы булуы турында әйтәләр, үзләренең заказларын калдыручылар да бар. Кала халкы бу юлы икмәк-күмәч һәм кондитер ризыклары, казылык, сыр, май, йомырка, бал, он, яңа тоткан балык, ярмаларны бик актив алды. Барысы 850 мең сумлык продукция сатылды, – ди.


Ярминкәдә продукция төрлелеге, бәяләрнең тотрыклыгы даими контрольдә тоталар. 
Район сәнгать осталары музыкаль чыгышлары белән сәүдәләргә бәйрәмчә рух өстәделәр.
Башкалада язгы ярминкәләр 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев