Әлки районында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ныклы гаилә геройларын хөрмәтләделәр
Ел саен 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм ныклы гаилә мөнәсәбәтләре, үзара аңлашу һәм тугрылык символына әверелде. Бу – бер генә мизгелгә тукталып, гаиләбезнең тормыштагы әһәмиятен, ул безгә китергән кыйммәтләрне тагын бер кат искә төшертә алган дата.
Бәйрәм уңаеннан 8 июльдә район үзәгенең “Ана даны” паркында “Барысы да гаиләдән башлана” дип аталган тантаналы чара узды.
– Гаилә – җәмгыятебезнең иң зур институтларыннан берсе. Бүгенге бәйрәм көнендә күп еллар мәхәббәт, тугрылыкта яшәгән, еллар узгач та, шул югары хисләрне, хөрмәт һәм үзара аңлашуны югалтмаган күркәм гаиләләргә чын күңелдән котлауларымны җиткерәсем килә. Районыбызда нык, үрнәк гаиләләрнең күп булуы – матур күренеш. Барлык яшь парлар да шундый ук тату һәм какшамас булсын, гаилә кыйммәтләрен сакласын һәм бәхетле балалар тәрбияләсеннәр иде. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм якты киләчәк телим! Һәр йорт гаилә җылысы һәм мәхәббәте белән яшәсен! – диде район башлыгы Александр Никошин, әлкилеләрне бәйрәм белән котлап.
Гадәт буенча, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә күпьеллык гаилә стажы, үзенчәлекле яшәү рәвеше булган парларны хөрмәтләделәр. Александр Федорович Базарлы Матактан ирле-хатынлы Ринат һәм Лиюза Сафиннарга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. 16 майда алар алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Бу юбилей – тантана өчен сәбәп кенә түгел, бәлки какшамас мәхәббәт, тугрылык һәм үзара аңлашу символы да.
Ринат Нәбиулла улы гомеренең шактый өлешен район үзәк хастаханәсендә ашыгыч ярдәм машинасын йөртүче булып эшләгән, склад һәм хуҗалык бүлеге мөдире булган. Аның хатыны Лиюза Зиннәт кызы 40 ел буе сәүдә өлкәсендә хезмәт иткән.
Аларның гаиләсе хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Лиюза апа бакчачылык белән шөгыльләнә, ә Ринат абый инде күп еллар ак гарәп күгәрченнәрен асрау белән мавыга. Алар өенең ике бүлмәсе музейга әверелгән, анда Сафиннар нәселенә турыдан-туры кагылышлы экспонатларны күрергә мөмкин. Мәсәлән, әтиләре –Бөек Ватан сугышы ветераны Нәбиулла Сафиновичның фронттан киеп кайткан өс киемнәре, күпсанлы орден һәм медальләре дә урын алган анда.
Хезмәт сөючән, өлкән буынга бик ихтирамлы, балаларына таләпчән әлеге пар үз үрнәкләрендә ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенгесе көндә аларның һәркайсы үз бәхетенә ирешкән. Бу гаиләнең иң зур байлыгы – яраткан биш оныклары.
Көн саен тыныч кына яхшылык һәм батырлыклар кылган, беркем дә җимерә алмаслык ныклы оя корган тату гаиләләрне дә тантаналы шартларда хөрмәтләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова билгеләп үткәнчә, мондый нык гаиләләр яшьләр өчен маяк булып тора. “Бездә яшәүгә ышаныч, өмет, ярату, мәхәббәт тудыручы гаилә – дәүләтнең нигезе”, – дип ассызыклады ул.
Чарада күп балалы гаиләләр дә бүләкләнде. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина әйтүенчә: “Бу кешеләр – мәхәббәт һәм тугрылык, рухи көч һәм нәсел җепләрен саклау үрнәге”.
Йомгаклап, шуны телисем килә: Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне әле күп еллар дәвамында һәрберебез өчен шатлык, бер-беребезгә рәхмәт белдерү өчен сәбәп булып торсын. Иң якыннарыбызны лаеклы бәяләү, алар белән уздырылган бәхетле мизгелләрне кадерләү, гомер буе ышанычта яшәтүче ныклы гаилә багланышлары булдыру һәм саклау – мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев