Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында комсомол нигезләнүнең 105 еллыгы билгеләп үттеләр

Комсомол ул – дистә еллар дәвамында берничә буын совет кешеләренә тормыш мәктәбе буларак хезмәт иткән, Ватаныбызның батырлыклар белән данлы тарихына зур өлеш керткән оешма.


Комсомолларның хезмәт һәм сугышчан батырлыклары 1918 елдан башлана. Комсомол Совет халкының ышанычы һәм горурлыгы булды. Аның шигарьләре астында миллионлаган яшь ватанпәрвәр, җәмгыятьне төзүчеләр  үсте. Авыр вакытларда комсомол халыкны, Ватанны яратуын дәлилләде. 

29 октябрьдә комсомол нигезләнүнең 105 еллыгы билгеләп үтелде.  Әлеге бәйрәм уңаеннан район мәдәният йортында  концерт узды. Клуб фойесында СССР вакытлары әйберләреннән күргәзмәне карарга мөмкин булды. Анда күкрәк билгеләре, ВЛКСМ секретарьлары таныклыклары, ул чор китаплары һәм башкалар куелган иде. Кунаклар аларны зур кызыксыну белән карап, үткәннәрне искә алды. 
Тамаша залында, билгеле, өлкәннәр урын алган иде. Алар комсомол булган елларны хәтердә яңарту, бер-берсе белән күрешеп сөйләшү өчен килгән. 

Котлау өчен сүз район башлыгы Александр Никошинга бирелде.

–     Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге төзелүгә 105 ел үткән. Югыйсә барысы да кичә генә булган төсле. Комсомолны яратмаучылар, аның нәрсә икәнлеген аңламас. Ә ул – зур җаваплылык, йокысыз төннәр, бик күп нәрсәне өйрәнергә, белергә кирәк. Болар барысы да безне берләштерә, чыныктыра иде, зур тормышка юнәлеш бирде. Комсомол ул – башкаларга үрнәк булырга тиешле кеше. Вакыт бара, әмма бүгенге көндә дә Ватанны ярату, балаларны ватанпәрвәрлек, каһарманлык рухында тәрбияләү, җәмгыятькә файдалы булу кебек сыйфатларны тәрбияләү кала бирә. Бүгенге көндә районда “Алдынгылар хәрәкәте” яшьләр берләшмәсе бар. Алар әлеге зур эшнең дәвамчылары. 
Укучылар, сезгә тормышта үз урыныгызны табуыгызны, уңышларга ирешүегезне телим. Иң мөһиме, әйләнә-тирәдәгеләргә, илгә, Ватаныбызга файдалы чын кешеләр булыгыз, – диде Александр Федорович үз мөрәҗәгатендә. 


Шулай ук залдагы тамашчылар каршында Нәфисә Хөснетдинова – районның элеккеге комсомол комитетының беренче секретаре һәм Луиза Абдрахманова –  элеккеге комсомол комитетының яшьләр эшләре буенча секретаре дә чыгыш ясады. Алар да тормышларының күңелле, истә калырлык вакыйгалары һәм мөһим өлеше комсомол булган вакытлар белән бәйле икәнлеген сөйләделәр. Һәм алар шул юлны үтүләренә аз гына да үкенмәүләрен ассызыкладылар. 


Район мәдәният йорты артистлары кунаклар каршында ватанпәрвәрлек рухындагы җырларын җырладылар, дәртле биюләрен биеделәр. Концерт “Алдынгылар хәрәкәте” яшьләр берләшмәсе активистларының чыгышы белән төгәлләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев