Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кул эшләнмәләре конкурсына нәтиҗә ясадылар

Район мәдәният бүлеге ветеран-пенсионерларның җирле җәмәгатьчелеге оешмасы белән берлектә төрле кул эшләре буенча конкурс игълан иткән иде.


Ул “Әлкилеләр – Татарстан респуюбликасы халыкларының милли мәдәниятен һәм гореф гадәтләрен саклаучылар” дип аталган. Бу конкурста җиңгән эшләр республика бәйгесендә катнашу хокукына ия булалар. 


Әлеге бәйге Татарстан Республикасындагы милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына багышлана.
Конкурска ике дистәдән артык автордан төрле эшләр кергән. 7 апрельдә әлеге эшләргә конкурс комиссиясе нәтиҗә чыгарды.
Курчаклар ясау номинациясендә беренче урынны Апактан Надежда Зарипова яулады.  Икенче, өченче урыннарны Иске Коратадан Наталья Илюхина һәм Иске Тахталадан Марина Яковлева бүлештеләр.


Декоратив флористика буенча Дарья Тимонинаның  эше (Иске Тахтала) иң яхшы дип табылды. Икенче урын – Руфия Мифтаховага (Түбән Биктимер), өченче – Рәмзия Хөсәеновага (Апак) бирелде.


Агач эшләнмәләре номинациясендә катнашучылар аз булды. Шуңа бары Чуаш Кичүеннән Хәмзә Гафуровка беренче урын бирелде.

Рәсем ясау конкурсында Людмила Желтухина (Базарлы Матак) 38 эше белән катнашты. Аңа комиссия уртак фикер белән беренче урынны бирде.


Шулай ук бик оста эшләнгән  7 картинасы белән катнашкан Илдар Әмировка да беренче урын тапшырылды. 


Бижутерия, сәйлән үрү, кул эшләнмәләре номинациясендә Салманнан Марина Павлова җиңү яулады. Икенче, өченче урыннар Валентина Игнатьева (Салман),  Альмирә Гафуровага бирелде.  Бәйләү номинациясендә катнашучылар күп булды. Комиссия уртак фикер белән беренче урынны Руфия Мифтаховага (Түбән Биктимер) бирде. Икенче урынга шул ук авылның “Бәйләүчеләр” клубы (“Вязалочка”) лаек булды.  Өченче призлы урын Альмирә Гафуровага (Чуаш Кичүе) бирелде. 


Җиңү яулаучыларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев