Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кыз һәм малайлар катнашында машина йөртү буенча республика бәйгесенең район этабы узды

6 апрельдә Базарлы Матакта кыз һәм малайлар катнашында машина йөртү буенча республика бәйгесенең район этабы узды.


Ул – махсус тамгалы трассада машинаны оста йөртә белүне таләп иткән бәйге. Биредә, билгеле, вакыт та исәпкә алына, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен, беренче табиблык ярдәмен күрсәтә белү дә сорала. 
Бәйгедә биш мәктәп: Базарлы Матак, Иске Матак, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия командалары көч сынашты. 


Бәйге ике этапта үтте: юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү тикшерелде һәм машинаны фигуралы йөртү соралды. 
 

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1 нче урында – Базарлы Матак мәктәбе, 2 нче урында - Түбән Әлки мәктәбе укучылары, 3 нче урында – гимназия укучылары.

 
Шәхси ярышта Түбән Әлки мәктәбе укучысы Язилә Садриева – 1 нче урынга, Базарлы Матак гимназиясеннән Нияз Шакирҗанов – 2 нче урынга, Түбән Әлки мәктәбеннән Рифат Сабиров 3 нче урынга лаек булды. 
 

“Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү – шәп” номинациясендә Камил Гайнетдинов, “Автомобильне фигуралы йөртү” номинациясендә – Булат Борһанов – җиңүчеләр. Тамашачылар ошатуы призы белән Камил Хөсәинов бүләкләнде. 


Бәйгене ДОСААФ ның җирле оешмасы, ЮХИДИның Әлки районы буенча бүлеге, Куркынычсыз юл хәрәкәте бүлеге оештырды. 
 

–     Мондый чаралар юл хәрәкәтендә катнашучыларны кануннарны үтәүчеләр итеп тәрбияләргә булыша. Аның максаты – юлларда иминлекне өндәү, юл һәлакәтләрен, балалар имгәнүләрен булдырмау, – дип ассызыклады “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең Әлки районы профилактика бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев