Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында мошенниклар элмәгенә эләгүче фактлар теркәлеп тора

«Бу банктан, куркынычсызлык хезмәте. Сезнең исемгә кредит алу куркынычы бар...» диебрәк шалтыратулар күп хәзер.


Банктан исә: «Безнең андый хезмәт клиентларга шалтыратмый, кредит карталары номерларын, бигрәк тә сер саннарын сорамыйлар», — дип кат-кат кабатлыйлар. Тик кайберәүләр әнә шул ялган шалтыратучы мошенниклар элмәгенә кабалар.


Телефонның теге ягындагылар бик оста психологлар. Аларга кешене ышандыру өчен берничә минут вакыт җитә. Шуңа да район эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре андый шалтыратулар булса, тиз арада элемтәне өзәргә киңәш итәләр. Әйтик, «Мин хәзер банкка үзем шалтыратам», — дип, сөйләшүне туктатырга була. 


Районда һәр атнада диярлек мошенниклар элмәгенә эләгүче фактлар теркәлеп тора. Полиция хезмәткәрләре андый җинаятьләрне ачыклавы бик кыен диләр.


Телевизордан мошенникларның тырнагына эләгеп, йөзәр, меңәр, хәтта миллионнарын югалтучылар хакында сөйләп торалар.
Бер шалтыратуда бик чая хатын белә торып ихтыярсыздан банкка барып кредит рәсмиләштерүе хакында сөйләде. Димәк, андый ялган шалтырату ясаучылар экстрасенс кебек сәләткә иядер. Теләсә кемне буйсындырып, картадан акчаларын күчертәләр яисә кредитка зур суммалар алдырып, алардан колак кактыралар.
Банктан шалтыратуларга һәрчак сагаеп карагыз. «Сезгә куркыныч яный, тизрәк шуны эшләгез...» дигән сүзләрне ишетүгә, элемтәне өзегез. Бигрәк тә өлкән буын кешеләре телефон мошенникларына еш ышаналар. Якыннарыгызны да бу куркынычтан саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев