Әлки районында Республика көненә Фирдүс Тямаев килүе көтелә
30 августта татарстанлылар Республика көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәк.
Бу көнне әлкилеләрне һәм район кунакларын да бай мәдәни программа көтә.
Иртәдән Базарлы Матак авылында бәйрәм ярминкәсе оештырыла.
Авылның Үзәк паркында күргәзмәләр, флеш-моб узачак. Балалар өчен уеннар, спорт эстафеталары һәм иҗади дәресләр белән интерактив мәйданчык оештырыла. Теләге булган һәркем мастер-классларда яңа шөгыльләр үзләштерә алачак.
Әлбәттә, бәйрәм җыр-моңсыз була алмый. Сәхнәгә танылган артистлар чыгачак:
Сәг.10.20 – безне үзенең чыгышы белән Фирдүс Тямаев сөендерәчәк;
18.00 – 22.00 – бәйрәм кунагы – Радик Шәрифуллин, шулай ук район мәдәният йортының иҗат коллективы чыгышлары, күмәк биюләр көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев