Әлкидән ике машина озаттылар
Бүген, 30 майда, районнан ике "УАЗ" автомобиле төяп, Украина җирендә барган махсус операциядә катнашучы егетләргә озаттылар.
- Автомобильләрне сатып алуда Татарстан десантчылар оешмасы ярдәм итте,- ди кайнар нокталарда хезмәт итүче әлкилеләр оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов.
"УАЗ"ларны Рөстәм Солтан улы үз ярдәмчеләре белән озата бара. Прицеплы "КамАЗ" машинасын " Хузангай" җәмгыяте биргән.
"Алга" hәм "Тимер" отрядлары бары тик Татарстан егетләреннән тора. Араларында Әлкидә туып үскән егетләр дә бар.
Нет комментариев