Базарлы Матакта яшәүче Светлана Углева үзе үстергән беренче кыярны 21 мартта ашаган
Кем, дисезме? “Актай” яшүсмерләр клубы директоры Светлана Углева!
Менә бит, уңган кайда да өлгерә: эшендә дә, өйдә дә.
– Үсентеләр белән шөгыльләнергә, төрле тәҗрибәләр ясарга бик яратам. Кыярны иртә ашарга теләп, гыйнвар башында утырттым быел, – дип сөйләп китте ул үзе бу хакта.
Һәм менә тырышлык үз җимешләрен озак көттермәгән: 21 марттан бирле алар тәрәзә төбендә үстерелгән кыярларын ашыйлар!
Сортны да шунда үсә ала торганын сайлаган Светлана Семеновна. Аның сүзләренә караганда, ул, язын яшелчәләр белән мавыгырга бик хирыс булса, көзен гөмбә җыярга ярата икән. Узган ел мондый төр эшчәнлек белән зур гына суммада табыш алуга да ирешкән бу уңган райондашыбыз.
Димәк әле, аның тәҗрибәләре белән ел дәвамында танышу, үзебезгә файдалы киңәшләр алу мөмкинлеге булыр, дип ышанып һәм ышандырып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев