Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матакта өсте ябулы футбол манежы булырмы?

Күптән түгел районда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Айдар Метшин халыкны кабул итте. Кабул итүдә район башлыгы Александр Никошин катнашты.


Беренче булып депутатка “Алинә” универсаль спорт залы директоры Айтуган Вафин мөрәҗәгать итте. Төгәлрәге, Айтуган Илгизәр улы Айдар  Метшинга  рәхмәт белдерергә килгән. Узган ел ул спорт  залында ремонт ясауны  программага кертү буенча депутатка мөрәҗәгать иткән булган. Айдар Метшин ТР Спорт министрлыгы аша “Алинә”не ремонт ясату программасына кертүдә ярдәмен күрсәткән. Бу көннәрдә спорт залында ремонт башланырга тора. Төзүчеләр материаллар ташый башлаганнар. 
Айдар Метшин Айтуган Вафинга яңарту эшләрен сыйфатлы итеп башкаруларын теләде. Эшләр төгәлләнгәч, үзе дә ремонтланган спорт залында булырга ышандырды.

Депутат янына Каракүл фельдшер-акушерлык пункты мөдире Валенитна Гришина килгән иде.  Ул бөтен авылдашлары исеменнән Каракүл авылына чаклы ташлы юлга асфальт түшәүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Бу үтенечкә район башлыгы Александр Никошин ачыклык кертте:

–     Олы юлдан Каракүл авылына кадәр ара юлы озын түгел. Заманында ул юлны ясаганда эре таш түшәлгән булган. Ул автомобиль белән йөрү өчен бик җайсыз. Халык шуңа асфальт  түшәп булмасмы икән, дип мөрәҗәгать итә, – диде.

Айдар Метшин:

–     Бу мөрәҗәгатьне өйрәнермен. “Алексеевскдорстрой” җитәкчелегенә чыгып, аларның фикерләрен,  тәкъдимнәрен белешермен.

–     Сезгә Валентина Николаевна мөрәҗәгатегез өчен рәхмәт, нәтиҗәләре буенча язмача җавап җибәрерләр, – диде.
Нәби Дәүли исемендәге гимназия физик тәрбия укытучысы Денис Ирдинкин Базарлы Матакта өсте ябулы футбол манежы төзүне программага кертүдә депутаттан ярдәм сорап килгән иде.

–    Без Россия Президенты Владимир Путинның сәламәт яшәү,  спортны үстерүгә кагылышлы сүзләрен аның еллык юлламасында ишетеп бик сөендек. Физик тәрбия, спортка элек тә игътибар зур иде. Инде алга таба да бу юнәлештә уңай эшләр булыр дип ышанабыз, – диде яшь мөгаллим.

Айдар Метшин:


–     Өсте ябулы футбол манежлары республикада төзелә. Сез ул корылманы  кайсы  урында төзергә җыенасыз, аны футбол өчен генә түгел, башка спорт ярышлары өчен  дә нәтиҗәле файдалануыгызны дәлилләп, документлар хәзерләгез.  Аннан мин аны программага кертүне кайгырта башлармын, – диде.


Айдар Метшин Дәүләт Думасы депутаты булып сайлангач, район белән тыгыз элемтәдә яши. Аның ярдәмнәре аша Яңа Чаллы авылында модульле кибет салынды, “Яшь имәннәр” балалар лагеры ремонты республика планына кертелде. Депутатның башка ярдәмнәре дә булды. Айдар Метшинга район белән шундый ярдәмчел, кайгыртучан мөгалләмәсе өчен без рәхмәтле һәм ул җылы мөнәсәбәт аша алга таба да дәвам итсен дигән теләктә калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев