Базарлы Матакта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен бәйрәм иттеләр
22 август – Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне, ирек, тынычлык бәйрәме. Ул күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген гәүдәләндерә, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен һәркем җаваплы икәнен искә төшерә.
Шуны аңлаган райондашларыбыз Базарлы Матакның Үзәк паркына җыелды. Кояшлы, матур һава торышы да бәйрәмгә ямь өстәде.
Тантананы район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов ачты.
– Дәүләт флагы милләтебезгә, белемебезгә, яшәү урыныбызга – бернигә карамый, безне берләштерүче символ. Бу бәйрәм көнендә без гасырлар дәвамында илебез азатлыгы өчен көрәшкәннәрне искә алабыз, аларның исемнәре алдында баш иябез. Бүген дә, махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан сагында торучыларга аеруча зур рәхмәтемне ирештерәсем килә. Илебез өчен горурлык хисләре барыбызның да күңел түрендә булсын. Азатлык әләмебез һәрвакыт шулай горур җилфердәсен. Тынычлык, бәхет, матур киләчәк сезгә, – дип сәламләде ул чарада катнашучыларны.
Мәдәният йорты үзешчәннәренең патриотик рухтагы җырлары кулларына флаглар тоткан һәркемне үзеннән-үзе көй агымына кушты. Кулга алганда ук, үзенә бер төрле хисләр тудыручы 3 төстәге кечкенә флагларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина килгән бер кешегә матур теләкләрен әйтә-әйтә өләште.
Район китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмә дә күпләрне җәлеп итте. Балалар иҗат йорты коллективы нәниләр белән флаг ясау серләрен өйрәтсә, “Актай” яшүсмерләр клубы тәрбиячеләре һәм укучылары бәйрәмдә катнашканнарның күкрәгенә тасмадан флаглар ясап кадады. Базарлы Матак гимназиясе һәм урта мәктәбе коллективлары да бәйрәм рухында иделәр. Гимназия укучысы Лилиана Фәхриева хәтта кичершләре белән дә уртаклашып алды:
– Мондый чаралар безнең патриотик рухыбызны күтәрә, илебез белән горурлану хисләрен үстерә. Россиядә яшәвебез белән без – иң бәхетле балалар, – диде ул.
Шундый мизгелләрне үз эченә алган бәйрәм бергәләп истәлек-фотога төшү белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев