Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Базарлы Матакта зур автоһәлакәт

Бүген, 11 июльнең көн уртасында, Базарлы Матакның светофор янындагы юл кичүендә ике махсус йөк автомобиле бәрелешә.

Юхмачы ягыннан килүче “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте КамАЗы Нурлат ягыннан килгән ГАЗ-3309 сөт ташу автомобиленә килеп бәрелә.
Әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә 1974 елда туган КамАЗ йөртүчесе, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, шул урында җан бирә. Аны коткару төркеме хезмәткәрләре, махсус җайланмалар кулланып, нык яньчелгән машина кабинасыннан тартып чыгаралар.
 ЮХИДИнең район бүлеге җитәкчесе Рәмзил Вәлиуллин сүзләренә караганда, КамАЗ йөртүчесе  светофорда кызыл ут янган вакытта юлын дәвам иткән. ГАЗ автомобиле йөртүчесе дә үзенең бары тик яшел ут янганда гына юл чатына кергәнлеген исбатлый. Аңа медицина ярдәме кирәкмәгән. 
Юллар кисешкән бу урында  видеокамералар тора.  ЮХИДИ хезмәткәрләренә бәлки андагы язма фаҗиганең килеп чыгу сәбәпләренә тулырак ачыклык кертергә ярдәм итәр. Һәлакәт турында  өстәмә мәгълүматлар булуга, без дә укучыларыбызга хәбәр итәргә тырышырбыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев