Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Базарлы Матактагы мөселман яшьләре күмәк авыз ачтыру оештырдылар

9 апрельдә Базарлы Матактагы мөселман яшьләре янә күмәк авыз ачтыру оештырдылар.

Бу юлы ифтарга хатын-кызлар да чакырылган иде.
Мәҗлесне район имам-мөхтәсибе вәгазь сөйләүдән башлады. Радик хәзрәт Абдуллин Коръән сүрәсе укыды. Бу авыз ачуында бик гыйбрәтле, изхге эшләр турында да сүзләр барды.


Каюм Фәсахов  район мөселман яшьләренең әледән-әле күп халык катнашуында ифтар ашлары үткәрүендә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. “Бик саваплы гамәлләр кыласыз. Сез безнең киләчәгебез, ышанычыбыз”, – диде хезмәт ветераны. 


“Өмет” мәчете имамы Рәмис хәзрәт Вафин ифтар ашына залларны тутырып килгән мөселманнарга рәхмәтен җиткерде. Янәшә залда хатын-кызлар өчен мул табыннар  хәзерләнгән иде. Анда мөселман диненә тартылучы яшьләр, балалар да шактый катнашты. 
“Өмет” мәчете төзелешендә башлап йөрүче Радик Шәфигуллин:


–    Безнең арабызда утыручы “Мидхәт” мәчете мәзине  Рәшит Гарипов турында әйтәсе сүзем бар. Безгә МФЦдан “Өмет” мәчете документларын тизрәк алу кирәк иде.  Документ әзер, әмма анда Рәшит абыйның имзасы сорала. Мин аңа шалтыратып МФЦга килүен сорадым. Ул: “Әбәдтән соң булам”, – диде. Хаста килеш тә кайтып, безгә нинди зур эшләр башкарып китте, аңа бар халык алдында рәхмәтләр яусын. Башка авырмасын дип телик, – диде.


“Өмет” мәчете каршында мөселман яшьләре 21 апрельдә, җомга көнне Ураза бәйрәме үткәрергә җыеналар. Бәйрәмгә алар төрле милләт халкын чакыралар. Бәйрәмдә балалар өчен ярышлар, уеннар, конкурслар да оештырылачак, батутлар куелачак. Ахырдан бар халык учакта пешкән пылау белән сыйланачак, диделәр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев