Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бүген без Конституциядәге үзгәрешләргә шатланып тавыш бирәбез»

30 апрельдә Үзбәкстанда яңа Конституция кабул итү буенча референдум үтәчәк.


Референдум көнендә яшәгән урыннарында булмаган ил кешеләре өчен 19-26 апрельдә Россиянең 49 төбәгендә  вакытыннан алда тавыш бирү оештырылды. 


Татарстанда вакытыннан алда тавыш бирергә мөмкинлек бирүче күчмә комиссияләр булдырылды. Анда Үзбәкстан кешеләре, конституцион хокукларыннан файдаланып, илләренең сәяси үсешенә үз өлешләрен кертә алачак. 


–    Бездә күчмә сайлау комиссиясе эшчәнлеге оештырылды. Район мәдәният йортында тавыш бирү өчен кабинкалар куелды. Әлки һәм Спас районнарында яшәүче 25 Үзбәкстан кешесе, үз хокукларыннан файдаланып, вакытыннан алда тавыш бирүдә катнашты. Канун бозу очраклары күзәтелмәде, – дип сөйләде район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов. 


Җавлонбек Тураев Әлки районында төзелештә эшли. “Бүген без Конституциядәге үзгәрешләргә шатланып тавыш бирәбез. Яңа Конституция хокуклы, социаль дәүләттә яшәү мөмкинлеге бирә. Үлем җәзасы билгеләүне тыярга да ниятлиләр. Ул кешеләргә шәхси хокуклар, лаеклы хезмәт шартлары, түләүсез медицина һәм белем алуны вәгъдә итә”, – ди ул. 
Төн канун тексты 65 процентка үзгәртеләчәк дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев