Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Борнае авылыннан мобилизацияләнеп, Украинага махсус операциягә юлланган Юрий Антонов вакытлыча ялга кайтты

Көз көне мобилизацияләнеп, Украинага махсус операциягә юлланган Юрий Антонов күптән көтелгән вакытлыча ялын алып, туганнары янына кайтты.

 

Бурычым – беренче ярдәм күрсәтү

Юрий Николаевичка хәрби комиссариаттан чакыру кәгазе 27 октябрьдә килә. Кәгазь кичке якта, эштән кайтып кергәч тапшырыла. Билгеле, тыныч кына көн күргән ир өчен бу көтелмәгән хәл була. Аптырап, каушап та кала. Әмма: “Илгә афәт килгән икән, якыннарыбызны – әниләрне, картларны, хатыннарны, балаларны без, ир-атлар, якларга, алар иминлеген сакларга тиеш”, – дип фикер йөртә ул һәм, җыенып, икенче көнне юлга чыга. 


Күптән булса да, хәрби күнекмә дә алынган: 2002-2004 елларда ул Екатеринбург шәһәрендә коры җир гаскәрләренең мотоукчылар дивизиясендә хәрби хезмәтне үтә. Мобилизацияләнгәч тә, шул ук билгеләнештәге гаскәрләргә теркәлеп, Донецк  өлкәсенә җибәрелә. Ул алгы сызыкка якын урнашкан взводларында санитар вазифасын башкара икән. 


–     Дошман белән бәрелешләр булган урыннардан соң ук сары зона башлана. Безне шунда урнаштырдылар. Минем бурыч – яраланган хәрбиләргә һәм шул урында яшәп калып, ут астына эләккән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтү. Ничек эш итәргә кирәклеген безгә махсус операциягә җибәрелгәнче оештырылган хәрби укулар вакытында өйрәттеләр, – ди ул.

Ярдәм бик кирәк

Юрий Николаевич хезмәт иткән хәрбиләр яшьрәкләр кайсы кая чыгып китеп, яклаучысыз өлкәннәр генә яшәп калган бистәгә урнаштырыла. 


–     Без дошман кыерсытуы аркасында бушап калып, хуҗалары ташлап киткән йортларда яшибез. Авыл кешеләре безне башта шикләнеп кенә каршы алды. Яклаучылар без икәнлеген аңлагач, дуслаштык. Ризык белән дә, авыр хәл килеп туганда да бер-беребезгә ярдәм итәбез. Йортларга су, газ кертелмәгән, күпчелегендә ут та өзелгән. Мичне агач белән ягып җылытырга кирәк. Шуңа да безгә җибәрелгән гуманитар ярдәм, аеруча пычкы чүбен пресслап әзерләнгән брикетлар бик тә кирәкле булды. Кыш айлары чагыштырмача җылы булса да, өйләр салкын, аларны ягып торырга кирәк иде. Хәзер көннәр җылытты. Авыл халкы җәй айларында эсселек 50 градуска кадәр күтәрелә дип сөйли, – ди солдат, урнашкан урыннары турында әйтеп. 


Гуманитар ярдәм турында сүз чыккач, хәрбидән илебездән җыеп озатылган кирәк-яраклар килеп җитәме, тагын нәрсәләргә ихтыяҗ булуы турында да кызыксындык.


–     Илдән килгән әйберләр –  зур ярдәм ул. Безгә азык-төлек: ярмалар, төрле консервалар да тапшырыла. Ризыкны без үзебез әзерлибез. Моны дәүләт тә яхшы кайгырта – тамыгыбыз тук. Кием-салымга килгәндә, мин үзем кечкенә буйлы. Дәүләт тарафыннан күбрәк зуррак үлчәмдәге формалар бирелә. Шуңа кайбер очракта киемнәрне үземә сатып алырга, яисә гуманитар ярдәм буларак җибәрелгән эчке киемнәрдән файдаланырга туры килә. Безне кайгыртканнары, вакыт табып, зур эшләр башкарганнары өчен, минем бар апа-сеңелләргә зур рәхмәтемне әйтәсем килә, – дип аңлатты ул.

Тормыш җитеш, тынычлык кирәк

Юрий Антонов чыгышы белән Чуаш Борнаеннан. Җиде балалы ишле гаиләдә үсә ул. Әмма бүгенге көндә ике бертуган абыйсы вафат булган, әнисе дә беренче төркем гарип булып, апасы каравында икән.  Яу кырына җибәрелергә берничә ел алдан  – 2018 елда ул “Хузангай” җәмгыятенә терлекче булып эшкә урнашкан. Шунда үз бәхетен – Наталья Анатольевнаны да очраткан. Кората авылында яшәүче Натальяның исә бирегә сыер саварга эшкә килеп йөргән чагы була. 2020 елда мөнәсәбәтләрен теркәп, алар Сихтермә авылында бергә яши башлыйлар. Җәмгыять башта тулай торактан бер бүлмә бирсә, аннары яшь гаиләгә замана таләпләренә туры китереп салынган яңа йорт ачкычы тапшырыла. 


–     Без бер-беребезне соң очраттык. Гаилә корып, әле яши генә башладык, өйләне-шүебезгә дүрт ел гына бит әле. Уртак балаларыбыз юк, үземнең улым һәм кызым бар. Алар гаиләле, оныклар үсеп килә. Аралашып, күрешеп яшибез. Тормышыбыз  җитеш. Җәмгыятьтән акча вакытында түләнелә. Шуңа да бар теләгебез: тизрәк тынычлык урнашсын, ирләребез чит җирләрдән исән-сау булып гаиләләргә әйләнеп кайтсын, – ди ул. 


Юрий Николаевич күңеле белән инде юлга әзерләнә. Вакытлыча ял 15 нче апрельгә кадәр бирелгән. Бәхет-сезлеккә, кайткач кына билен кузгаткан. “Тизрәк төзәлә күрсен, ерак юлга чыгасы бар бит. Ә анда вакытында барып җитәргә кирәк. Без бит башкаларны алмаштырырга тиеш. Ял алучылар килеп урнашкач, аннары алар якыннарын кайтып күрә ала. Ә чит  җирдә туганнарны ни дәрәҗәдә нык сагынуны мин яхшы аңлыйм, аны ишетеп кенә белүче түгелмен”, – ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев