Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чуаш Борнаенда яшәүче Емелюковларның ике уллары, корал тотып, Ватан сагында хезмәт итәләр

Чуаш Борнаенда яшәүче Людмила һәм Владимир Емелюковлар – олы хөрмәткә лаеклы гаилә. Людмила Алексеевна һәм Владимир Николаевич – гомерләре буе мәктәптә балаларга белем-тәрбия бирүдә хезмәт куйган укытучылар.

Алар гаиләдә 5 бала –  ике ул һәм өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә уллары Павел һәм Сергей, махсус хәрби операциядә катнашып, Ватан алдында бурычларын үтиләр.
Без Чуаш Борнаена Сергейның кыска вакытлы ялга кайтуын ишетеп барган идек.
Сергей Емелюков гаиләсе белән  Питрәч районының Царево бистәсендә яши.Ул дүртенче тапкыр инде кыска вакытлы ялга кайткан.
Без килгәндә Сергей туган нигезендә баштанаяк төзелеш эшләренә чумган иде. Ул үзенең дусты белән әти-әнисе яши торган йортка янкорма салган. Аны аш бүлмәсе иткәннәр, хәзер исә эчке эшләр белән маташалар иде. Сергей урамга юынтык су базын кул белән казыган, шунда тимер-бетон алкалар төшерткән. Янкормадан канализация торбалары сузарга ниятлиләр икән.
Мин, Сергейнең эше тыгыз булганга, аның әти-әнисе белән сөйләшергә булдым. Хәер, мәктәптә күп еллар физик тәрбиядән белем биргән әтиләре Владимир Николаевич белән дә иркенләп сөйләшеп булмады: йорт хуҗасына төзүчеләрнең гел йомышлары төшеп торды.
Өй алдындагы утыргычта без күбрәк Людмила Алексеевна белән әңгәмә кордык.
Биш бала анасы Людмила Алексеевна – гомере буе диярлек мәктәптә башлангыч сыйныф укучыларына белем биргән мөгаллим. Мин аның белән аралашканда, кәефләрен төшермәслек, яраларына кагылмаслык сорауларны бирергә тырыштым. Ярый әле ул, мине күбрәк нәрсәләр кызыксындырганны аңлап, хатирәләре белән уртаклашты.
– Өлешчә мобилизация башлангач, Сергейны Питрәч хәрби комиссариатына чакырталар. Павелны исә Тольятти комиссариатына килүен сорыйлар. Мин боларны ишеткәч, соңгы көннәргә кадәр, ике улымның, бәлки, берсен калдырырлар дип өметләндем. Алар үзләре исә хәрби хезмәткә китми калу турында уйламаганнар да. Аннан улларыбызның шундый кыю адымнарга баруларын тормыш иптәшем белән хупладык та. Алар бит  ватанпәрвәрлек, батырлык турында балаларны тәрбияләгән укытучылар гаиләсендә үсте, – диде Людмила Алексеевна.
 – Без Сергейны озатырга Казанга бардык. Ул безнең яшьтән физкультура-спорт белән мавыгып үсте. Чуаш Борнае мәктәбенең волейбол буенча җыелма командасында чыгышлар ясады. Алар мәктәпкә күп тапкырлар зур җиңүләр алып кайткан укучылар. Сергей хәрби бурычның ни икәнен яхшы аңлап китте. “Илебезне авыр чакта шундый егетләр якларга тиеш”, – дип, без дә ирем белән язмышлары белән килештек.
– Ә Павелны хәрби хезмәткә озатырга бара алдыгызмы? – дип, мин олы уллары турында да сораштым.
– Павел Сергейдан 10 яшькә өлкәнрәк. Ул өйдән дә беренче чыгып китте, укырга керде. Тольяттида техникум тәмамлап белгечлек алгач,  “АВТОВАЗ” заводында мастер булып эшләде. Кристина исемле киленебез белән ике ул үстерәләр. Гаиләләре җитеш. Аны без армиягә озата алмадык, – диде әни кеше һәм бераз уйланып торгач дәвам итте:
–     Ул бит сугышта каты яраланды. Шунда махсус хәрби операция барган төбәктәге бер госпитальдә дәвалангач, үзен кире частенә җибәрделәр. Шунда баргач, командирына кереп, үзенең хезмәтенә керешергә әзер булуы хакында хәбәр бирә ул. Командиры исә, аның аксап, авырлык белән атлап йөрүен күргәч: “Хезмәткә чыгарга сезгә иртәрәк әле, өегезгә кайтып савыга, ныгый төшегез”, – дип ялга кайтарып җибәргән иде. Шулай итеп, безгә аның белән исән көе күрешергә насыйп булды. Мин хәзер сугышларда аның җәрәхәтләр алуы хакында уйлыйм да: “Ярый әле Ходай гомерен саклап калган”, –  дип куанам.
–     Павел белән Сергей аралашып торалармы анда?
–     Баштагы мәлдә бер-берсе белән хәбәрләшә алмадылар. Хәзер инде элемтәдә торалар, – ди Людмила Алексеевна.
–     Ә сезгә андагы хәлләр турында сөйлиләрме соң?
– Бернәрсә дә сөйләмиләр. Хәттә безгә фотоларын җибәрмиләр. Чуаш Борнае мәктәбеннән махсус хәрби операциядә катнашучы элеккеге укучылары  стендын төзергә фото сораганнар иде, хәрби киемнәрдән рәсемнәрен бирә алмадым. Шуңа яшьрәк чактагы фотоларын тапшырдым инде. Улларым тыныч тормышта икесе дә зур-зур заводларда әйбәт кенә эшләделәр,гаиләләре бик төпле. Чуаш Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зариповка зур рәхмәт. Ул безнең кебек гаиләләргә зур игътибар күрсәтә, хәлләребезне сорашып тора, – диде Людмила Емелюкова.

ҖИҢҮ АРМИЯСЕНӘ КУШЫЛ!
2024 ЕЛНЫҢ 31 ИЮЛЕНӘ
КАДӘР, ТАТАРСТАНДА КОНТРАКТ ТӨЗЕГӘН ОЧРАКТА, БЕР ТАПКЫР 1,5 МИЛЛИОН СУМГА КАДӘР АКЧА ТҮЛӘНӘ. ӘЛКИ ХӘРБИ КОМИССАРИАТЫ ТЕЛЕФОНЫ 8(84346) 2-01-06.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев