Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Рамил Исмәгыйлевка “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды

Якташыбыз, Югары Әлморзада туып үскән, “ТРАНСИБ” (Стрежевой), “РТМ” (Казан) җәмгыятьләре җитәкчесе, Томск өлкәсе Стрежевой шәһәре мөселманнарының җирле оешмасы рәисе Рамил Назыйф улы Исмәгыйлевка “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшырылды.

\Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  имзалаган Указда: “Рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, конфессияләр арасында татулыкны һәм тынычлыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен” диелгән.

Дәүләт бүләген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтенроссия татар дин әһелләре  форумында тапшырды.
Рамил Исмәгыйлев туган Әлки районы белән тыгыз элемтәдә яши. Ул күп еллардан бирле  иганәчелек белән шөгыльләнә. Рамил әфәнде үзе белем алган Югары Әлморза мәктәбенә даими матди ярдәм күрсәтә.  Югары Әлморзада, республика дәрәҗәсендә диярлек, авыл көннәре үткәрә. 

Районда уза торган зур бәйрәмнәрдә иганәче буларак катнаша. Спортны үстерү өлкәсендә дә аның ярдәмнәре күп. 
“Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясе дә аңа бик рәхмәтле  – ул газетаның 90 еллыгын тантаналы төстә билгеләп  үткәндә матди ярдәм күрсәтте.
Хөрмәтле яктышыбыз Рамил Исмәгыйлевка эшендә, җәмәгать тормышында уңышлар, гаиләсендә бәхет телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев