Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илнур Мәхмүтов: «Әлки почта хезмәте – республикада күпләргә үрнәк»

Быел район почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен бик тантаналы шартларда, истә калырлык итеп үткәрделәр.

Россия почта көне уңаеннан район мәдәният йортында сәнгать осталары көче белән җылы эчтәлекле концерт булды. Әлеге тантанада район башлыгы Александр Никошин, “Россия почтасы”ның “Татарстан почтасы” филиалы директоры Илнур Мәхмүтов катнаштылар. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантанага барлык почта хезмәткәрләре, күп кенә хезмәт ветераннары чакырылган иде.
Аларны иң элек район башлыгы Александр Никошин сәламләде.
–    Бүген залда утыручы барлык почта хезмәткәрләрен чын күңелемнән бәйрәм белән котлыйм. Сез һәрчак хәрәкәттә, хезмәт белән даими мәшгуль. Почта бүлеге ул – авылда үзара аралашу урыны да. Үзегез исә һәр өйгә, гаиләгә кереп, алар белән иркенләп сөйләшергә вакыт табасыз, хәлләрен белешәп, җылы сүзләрегезне ирештерәсез. Бигрәк тә ялгыз яшәүчеләр сезне сагынып көтеп ала. Хезмәтегезнең авырлыкларын яхшы беләм – үзем дә сезнең оешмада эшләп алдым. Эшегезне бар күңелегезне биреп башкаруыгыз өчен рәхмәтләремне җиткерәм, бәхет, сәламәтлек телим, – диде Александр Федорович.
Аннан ул бер төркем хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмдә катнашырга дип, Казаннан масус  килгән Илнур Мәхмүтов хезмәттәшләренә мөрәҗәгать  итеп:
–    Быел Россия почтасына – 30 ел. Әмма без беләбез: почта хезмәте гомер-гомергә булган ул һәм булачак та. Һәр көнне меңләгән посылка, хат, газета-журнал сезнең куллар аша үтә, ияләренә тапшырыла. Былтыр “Татарстан почтасы” хезмәткәрләре көче белән 32 миллион хат, 40 миллион посылка эшкәртү үтте, адресатларына юлланды. Без Россиядә иң эре предприятие саналабыз  – 1112 почта бүлеге бар, тармакта 7200 кеше хезмәт куя. Мин сезнең нинди проблемалар белән яшәвегезне яхшы аңлыйм. Хәл ителергә тиешле күп кенә мәсьәләләр безнең контрольгә алынды. Авыл җирендәге почта хезмәтен кайгырту буенча республика җитәкчелеге тарафыннан аңлаулар бар. Без биредә район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, “Татмедиа” җәмгыяте филиалы булган “Әлки хәбәрләре” газетасы белән үзара тыгыз элемтәдә эшлибез. Әлки районы газета-журналларга язылу буенча илдә иң алдынгы өч төбәк исемлегендә. Сездә мең кешегә 700 данә басма матбугат туры килә, ә Россиядә бу күрсәткеч, ялгышмасам, 76 данә генә. Шундый күркәм хезмәтләрегез өчен һәркайсыгызга зур  рәхмәт, сәламәт булыгыз, – диде Илнур Наваилевич.
Ул иң алдынгы хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бәйрәм котлауларына Нурлат районара почтампы җитәкчесе Рафис Ногоманов та кушылды.
– Әлки районы ул матбугатка язылу буенча күп еллар дәвамында республикада лидер булып килә. Биредә район җитәкчелеге тарафыннан почта хезмәтенә караш бик уңай. Соңгы елларда район бюджеты хисабына 11 почта бүлегенә капиталь  ремонт ясалды. Хәзерге вакытта Иске Чаллы почта бинасында яңарту эшләре бара. Подписка кампаниясе чорында “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе безгә зур булышлык күрсәтә. Алар абунәчеләр арасынды бүләкләр уйната, һәр ярты ел саен иң алдынгы почта хезмәткәрләрен бүләклиләр, – диде Рафис Рәшитович. Ул кайбер проблемаларга тукталып:
–    Безнең берничә авылда почта бүлеге җитәкчесе әлегә юк. Әлки җирендә тырыш, булган кешеләр күп. Без кадрларны туплап, эшләребезне әйбәт кенә дәвам итәрбез. Коллегаларым,  бүгенге бәйрәм кәефләрен озак саклап, алга таба да халыкка почта хезмәтен яхшы күрсәтергә булсын иде, – диде ул һәм күп еллар район почта бүлеген уңышлы җитәкләгән хезмәт ветераны Лидия Чуманованы сәхнә түренә чакырып, истәлекле бүләк тапшырды.
Район почта бүлеген хәзер Миңзакир Гайфуллин җитәкли. Ул – тәҗрибәле белгеч, аңа халык өчен кирәкле булган почта хезмәте күрсәтүдә уңышлар телик.
Район артистлары чыгышлары тантанага ямьле бәйрәм рухы өстәде.
Аннан Александр Никошин һәм Илнур Мәхмүтов күптән түгел капиталь ремонттан соң халыкка хезмәт күрсәтә башлаган район үзәгендәге почта бүлеге бинасын карадылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев