Карга авылында Габдулла Тукайның тууына140 ел уңаеннан чара узды
Милләтебез горурлыгы Габдулла Тукайның тууына140 ел булган бу көннәрдә Карга төп мәктәбендә уздырылган бәйрәм күпләргә үрнәк итеп куярлык.
Гадәттәгечә шагыйрь шигырьләрен сөйләү, аның сүзләренә язган җырларны көйләү белән башланып киткән чара куерганнан-куера барды. 22 укучылы мәктәп димәссең: чатнап торган балалар чын артистларга, әдәбият һәм тел белгечләренә дә әверелде. Милли киемнәрдән чыгып баскан берсеннән-берсе оста ул егет-кызларның һәр чыгышын яратып һәм сокланып күзәттек.
Туган тел укытучысы Равия Гайнетдинованың Тукайга багышлап язган үз иҗаты, хезмәттәше Бибисәйдә Сайфуллина белән шагыйрьнең “Тәфтиләү” шигыренә язылган җырны башкару осталыклары да таң калдырды.
Әдәби-музыкаль сәхифә итеп оештырылган бу бәйрәмдә кунаклар да бар иде. Мәктәп директоры Гөлнара Шәйхетдинова җитәкчелегендәге тату коллектив бер генә чарадан да калдырмый үз хөрмәтлеләре – элеккеге хезмәткәрләре: озак еллар мәктәпне җитәкләгән Фәнүсә Минһаҗева, гомер буе татар теле, әдәбиятыннан тирән белем биргән Гөлсинә Галиуллина, рус теле серләрен төшендергән Мәдинә Хөсәенова һәм китапханәче Айсылу Кәримоваларны. Алар кунак булып кына калмады, ә бәйрәмнең аерылгысыз бер өлешен тудырды: Тукай шигырьләрен укыдылар, мәктәп коллективының еллар дәвамындагы үрнәк эшчәнлеген искә төшерделәр. Ә Фәнүсә Сәяф кызының шагыйрь рәсеме алдына чәчәк салу мизгелләре биредә катнашучыларны аерынкы бер төрле хисләр дулкынында йөздерде.
Ике сәгать дәвамында Тукаебызның гомер һәм иҗат юлын тулаем күзалларга гына түгел, ә шул сукмаклардан тагын бер кат үтәргә, шундый уллар үстергән халкыбыз, телебез, мәдәниятебез белән чиксез горурланырга мөмкинлек биргән бу чараны мәгариф бүлеге методисты Миләүшә Фәхриева да югары бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев