Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карга авылында хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Лена Вәгыйзова белән очрашу булды

Гомере буе балаларга белем-тәрбия биргән укытучы лаеклы ялга чыкса да, ничә яшьтә булса да күңеле белән мәктәп тормышы белән яши.

2023 ел “Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде. Шунлыктан быел бигрәк тә, меңләгән укучылар рәхмәт хисләре белән мөгаллимнәрен искә ала, алар алдында баш ия. Нәкъ менә шушы хисләр укытучы өчен иң зур бәһа булып тора да.
Карга авылы мәдәният йортында, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган, зур ихтирамга лаек укытучы, Вагыйзова Лена Исмәгыйль кызы белән очрашу булды.


Лена Исмәгыйль кызы 1970 нче елның 1 нче сентябрендә Карга авылы сигезъеллык мәктәбенә, рус теле hәм әдәбияты укытучысы булып эшкә килә.


1971 нче елны Казан педагогика институтының РТО (русско-татарское отделение) бүлегенә укырга керә.
Карга авылы мәктәбендә укытуын дәвам итеп, 1977 нче елны уку йортын тәмамлый.


Лена апа сөйләшү барышында беренче белемен медицина училищесында алуын hәм Карга авылы медицина пунктында 7-8 ел эшләвен искә алды. Ләкин ул hәрвакыт күңеле белән әти-әнисе кебек укытучы булырга хыялланган. Аның апасы да укытучы булган. Шуңа да, гаиләсендә аның теләгенә каршы килүче булмагач, ул тормышын укытучы хөнәренә багышлау максаты белән педагогика институтына укырга керә. Уку hәм эшләү дәверендә каенанасы Бедерхидия Нуретдин кызының аңа бик зур ярдәм күрсәтүен дә искә төшереп үтте. Чөнки Лена апа укырга кергән вакытта аларның Зәет Мөхәммәтвәгиз улы белән ике уллары усеп килә торган булган инде.
Укытучы булып эшләгән елларда аны бик яхшы каршы алуларын, коллективларының дус-тату булуын, ярдәмләшеп эшләүләрен әйтеп үтте.


1986 нчы елда Лена Исмәгыйль кызына “Старший учитель” исеме бирәләр. Ул елларда Карга авылы мәктәбе директоры Идрис Вагыйз улы була.
1991 нче елда аңа 1 нче категория “Учитель-методист” исеме бирелә.
1999 нче елда Лена Исмәгыйль кызы лаеклы ялга чыга.
Ул укытып чыгарган укучылар арасында укытучы хөнәрен сайлаучылар күп булуы да Лена апаны бик сөендерә.

Карга авылы мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев