Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бергә-бер ярышу буенча балалар спорт фестивале узды

​​​​​​​3 апрельдә “Алинә” универсаль спорт залында бергә-бер ярышу буенча балалар спорт фестивале узды. Аны оештыручы – район благочинные, тренер Андрей Зиньков.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 Ул балаларга патриотик тәрбия бирү һәм алар арасында физкультура һәм спортны пропагандалау йөзеннән “Бергә-бер ярышу буенча балалар фестивале” үткәрү өчен Президент фондыннан грант откан иде.

Фестиваль  төрле спорт федерацияләренә караган түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар парады белән башланды. Тамашачыларның көчле алкышлары астында  спортның сигез төре буенча шөгыльләнүче балалар һәм аларның тренерлары залга уздылар.

Фестивальдә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде.

–Безнең районда спортның күп төрләре буенча түгәрәкләр әйбәт кенә эшләп килә. Балалар белән тәҗрибәле тренерлар, укытучылар шөгыльләнә. Нәтиҗәдә  яшь спортчыларыбыз республика, Россия күләмендә уздырылган мәртәбәле ярышларда зур җиңүләргә ирешәләр. Бүгенге спорт фестивален без Россия хәрбиләренә багышлап үткәрергә булдык,–диде ул.

Фестивальне оештыручы Андрей Зиньков:

–Районда шундый фестиваль быел алтынчы тапкыр уздырыла. Коронавирус инфекциясе  таралган соңгы ике елда ул үткәрелмәде. Сезнең бүгенге спорт бәйрәменә килүегезгә бик шатмын. Әлеге фестиваль аша без бергә-бер ярышу спортының барлык мөмкинлекләрен, матурлыгын күрсәтергә тырышабыз. Спорт бит ул физик яктан чыныгу белән бергә кешенең эчке мәдәниятен дә үстерә,–диде.

Тантанада әфганчылар һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның район советы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов та катнашты.

Ярышлар келәменә балалар чакырылганчы музыкаль сәлам яңгырады. Фестиваль кунаклары – Түбән Камадан килгән “Вольные распевы” казаклар хоры һәм “Җиз кыңгырау” керәшен ансамбле көне буе ярышларда катнашучыларның күңелләрен күтәрделәр, бәйрәм рухы белән баеттылар. Безнең район үзешчәннәре чыгышын да фестиваль кунаклары бик җылы каршы алдылар. Бигрәк тә “Әфганнан Чечняга чаклы” инструменталь ансамбле чыгышы, Рифат Садыйков башкарган җырлар күпләр күңеленә хуш килде.

Спорт бәйрәмен җанлы һәм мавыктыргыч итеп танылган тренер Рифкатъ Сәгъдиев алып барды. Фестивальдә тренерлар үз куллары астында шөгыльләнеп югары нәтиҗәләргә  ирешкән яшь спортчыларны катнаштырдылар. Шуңа да аларның ярышларын күзәтү күңелгә  күтәренкелек өстәде. Келәмгә киокусинкай каратэчылар  чакырылды. Аларны кикбоксинг, самбо, милли көрәш, билбау көрәше, ирекле көрәш, хәрби кул көрәше, бокс белән шөгыльләнүчеләр алыштырды.

Ахырда фестиваль җиңүчеләренә тантаналы төстә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев