Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгаруның 35 еллыгы уңаеннан чаралар үтте

15 февральдә Россиядә Әфгансвтан Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контенгынтын чыгаруның 35 еллыгы билгеләп үтелә.

Республика Хөкүмәте йортында узган киҗәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов: “Бу – Ватаннан читтә үз бурычын үтәгән россиялеләрне  искә алу көне. Бу көнне без дөньяның төрле  төрле төбәкләрендә “кайнар нокталар” аша үткән Әфган сугышларына һәм башка  сугыш ветераннарына хөрмәт күрсәтәбез.  Яшьләрне  яклаучыларыбызның  батырлыгы  һәм каһапрманлыгы үрнәгендә тәрбияләү мөһим”, – диде.

13 февральдә  районда әфганчылар, Чечня сугышларында һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр белән чаралар узды.
Иң элек “кайнар нокталарда” хәрби хезмәт үткән егетләр сугыш кырында һәлак булган әфганчылар каберләренә зират кылдылар. Аннан Дан аллеясына җыелып стелага тере чәчәкләр салдыллар, веноклар куйдылар.  Әлеге чарада  район җитәкчеләре, “Яшь гвардиячеләр”, беренчеләр хәрәкәте активистлары катнашты. 

Районның сугышчан-интернационалистлар һәм “кайнар нокталарда” катнашкан  ветераннар советы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда, аны якташларыбызга  илтеп катпшыруда  сугыш ветераннарының ярдәме күп булуын әйтеп узды. 

Район мәдәният йортында тантаналы җыелышы булды. Сугыш ветераннарына багышлап биредә район сәнгать осталары тирән эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Тантанада район башлыгы Александр Никошин катнашты. Ул сугышчан ветеранннарны сәламләп чыгыш ясады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев