Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руслан Морадымов: «Әлкилеләр сезнең белән горурлансын!»

Бүген, 21 июньдә, иртәнге сәгать биштә, районнан сигез егетебезне солдат хезмәтенә озату тантанасы үтте.


Иң элек билләренә солдат каешы буасы егетләр хәрби комиссариатта кирәкле документларны тутырдылар. Аннан урамда тантана узды. Хәрбиләрчә бер сызыкка тезелеп баскан егетләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов сөрәҗәгать итте:


— Әлкидән хәрби хезмәткә алынган егетләрдән без һәрчак яхшы хәбәрләр генә ала идек. Ватан алдында изге бурычыгызны үтәрсез. Үзем дә ике ел солдат хезмәте үткән кеше буларак әһтәм — егетләрне хәрби хезмәткәрләргә өйрәтә. Иң мөһиме — әти-әниләрегез белән элемтәдә торыгыз. Без сезне бер елдан Әлки җирендә каршы алырбыз, — диде Руслан Хәлилович.

отправка солдат
Хәрби хезмәткә килүчеләрне озатырга әти-әниләре, туганнары, дуслары күп килгән. Араларыннан: «Егетләр кайсы якларга озатырлар икән?» дип сораучылар булды.


Әлки һәм Спасрайоннары буенча вакытлыча хәрби комиссар вазыйфаларын башаручы Илнар Хәмәтҗанов:
— Бу мәсьәләне Татарстан хәрби комиссариаты хәл итә. Бу озатудан4-5 егет Әлки районы шефлыкка алган Оренбург шәһәрендәге хәрби частьтә хезмәтләрен узачаклар, — диде.


Булачак солдатларга истәлек итеп кул сәгатьләре тапшырылды. Аннан егетләр утырган автобус, хәрби комиссариат хезмәткәрләре озатуында Болгар шәһәренә юл алды. Спас районыннан да 8 егет армиягә китәчәк икән.
Язгы чакыру дәвам итә. Районнан тагын берничә Әлки егете әле Россия кораллы көчләре составына озатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев