ТРның атказанган һәм Халык артисты Әсхәт Хисмәтов Түбән Әлкигә концерт белән кайтты
Җанына рәхәтлек алды икән, халык: “Күңелгә сары май булып ятты”, – дип әйтә. Бу атнаның дүшәмбесендә Түбән Әлки мәдәният йортында менә шундый сүзләр белән аңлатырлык җылы концерт узды.
Ул “ТРның атказанган” һәм “Халык артисты” дигән дәрәҗәле исемнәр алып та, гади булып калган, туган авылын, кешеләрен яраткан Әсхәт Хисмәтовның якташларына бүләге иде.
Әсхәт абый бу концертны оештыруының сәбәбен болай аңлатты:
– Клубыбыз искерде, яңасын салдылар. Күрешкән саен, авылдашлар: “Кайчан спектакль белән кайтасың?” – дип сорыйлар. Әлеге үтенеч турында уйланып, фикерләремне хезмәттәшләремә җиткергәч, концерт программасы әзерләргә ниятләдек. Төп роль миңа бирелде, сәхнәдәшләрем ярдәм итәргә булды. Аларга рәхмәт, сүземне тыңладылар, – диде.
Чыннан да, сәхнәдә без Галиәсгар Камал исемендәге дәүләт театрының асылташларын, мәртәбәле иҗат кешеләрен – Илдус Әхмәтҗанов, Фирая Әкъбәрова, Эмиль Талиповны, баянчы Әхмәт Кәримовны, оста алып баручы Алмаз Гәрәевне күрдек. Биредә Әсхәт Хисмәтовның улы – “ТРның атказанган артисты” исемен алган Булат та баянында өздереп бер уйнады. Ул авылга бәйле хатирәләре белән дә уртаклашты:
–Түбән Әлки – йөрәгемнең түрендә ул. Дәү әти-дәү әни исән-сау чагында, авылга бик яратып кайта идем. Бала булсам да, печән җыярга мине дә ияртәләр. Берсендә ат арбасына биек итеп өелгән печән өстенә дәү әни белән мин дә утырдым. Кайтып җитәбез генә дигәндә, ат сикертеп тә куйды, мин аска да мәтәлдем һәм нәкъ кычыткан үскән җиргә килеп тә төштем... Их, елап та караган идем шунда. Ә авыл ипиенең тәме... Бүгенге көндә биредә мәдәният йорты мөдире булган Рәмзия Галәветдинова, минем алма апам, безгә, ипи сатып алырга дип, акча бирә. Ә без, кибеттән кайтканчы, хуш исле, йомшак күмәчнең яртысын ашап та бетерәбез... Бүген дә күчтәнәч итеп хезмәттәшләремә авыл ипие сатып алдым әле... – диде ул.
Концерт барышына килгәндә, биредә кызык сүз дә, спектакльләрдән өзекләр дә булды, иң мөһиме, әлкилеләр Әсхәт Хисмәтовның моңлы да, көчле дә тавыш белән күңелгә үтеп керерлек итеп җырлавын тагын бер тыңлый алды. Нәкъ менә һәркем яраткан, борынгы көйләрне, әниләргә багышланган җырларны башкарды ул.
– “Туган җир” җырын – авылын чынлап торып яратып, биредә яшәүне сайлаучыларга багышлыйм, – диде ул, чираттагы тапкыр кулына микрофонын алганда. – Баласына җиңел кала тормышы теләп, әни: “Җыен да Казанга кит!” – дип, мине куып җибәрде. Бәлки, мин дә арагызда булыр идем…
“Әлеге очраклылык һич тә юкка булмаган, аның каравы, безнең бар Әлки районын республикага, илгә таныткан һәм шул ук вакытта туган җирен дә онытмаган танылган шәхесебез бар...” Ул көнне концертка килүчеләр янә шулай уйлангандыр. Ә тамашачылар шактый күп иде, биредә түбән әлкилеләр генә түгел, тирә-күрше авыллардан да килделәр, урыннар да тулды, басып та карадылар һәм соңыннан рәхмәт сүзләре дә әйттеләр. Әсхәт абый, концертка керүне ирекле ясап, “Бу – якташларыма кечкенә генә күчтәнәчем”, – диде. Әмма мәртәбәле артистыбызның сүзләрен: “Кечкенә түгел, зур бүләк”, – дип төзәтәсе килә. Миңа калса, бу көнне күңеле белән рәхәтләнеп бер ял иткән авылдашлар моны шулай кабул итте...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев