Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Әлки авылында сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында чара булды

Түбән Әлки авылында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәл янында чара булды.

  Биредә  мәктәп укытучылары, яшь армиячеләр катнашты. Шулай ук авылның Әфган сугышында катнашкан ир-атлары - Сафин Рәшит һәм Шакиров Илгиз чакырылган иде. "Биредә без Украинадагы махсус операциядә катнашучы авылыбыз егетләрен дә искә алдык, веноклар куйдык. Мобилизацияләнгән Айрат Сираҗев та госпитальдә дәваланганнан соң, ялга авылга кайткан иде. Әмма ул бирегә килә алмады. Тернәкләнгәч, ул яңадан хәрби бурычын үтәргә китәчәк. Без бирегә аның әнисен - Наилә апаны чакырдык. Һәйкәл янындагы чарадан соң, китапханәдә чәй өстәле артыңда җыелдык. Ир-атларыбызны бәйрәм белән котладык, - диде авылы клубы мөдире Рәмзия Галәветдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев