Түбән Әлки авылының Советская урамында үзенчәлекле велосипед пәйда булды
Яңалыклар

Түбән Әлки авылының Советская урамында үзенчәлекле велосипед пәйда булды

Аның көпчәкләре дә, дугасыман утыргыч өлеше дә тимердән бизәкләп эшләнгән. Һәм ул йөрү түгел, ә матурлык өчен уйланылган.

Төгәлрәге, ул чәчәк куйгыч вазифасын үти һәм аңа шау чәчәктәге петунияләр савытлары белән урнаштырылган да инде.
Бу матурлыкны тудыручы – әлеге авылда яшәүче Шәүкәт абый Билалов.

–       Мин шундый велосипед-гөл савытлары куйгычны Имәнкискә авылы урамында күрдем. Ошаттым. Фотога төшереп алдым да кайткач менә тимерне эретеп ябыштыру юлы белән ясадым. Әмма ишегалдына түгел, ә йортыбыз каршысына урнаштырдым. Матурлыкны күреп, башкаларның да күңеле күтәрелсен, урамыбыз ямьләнсен, дидем, – ди ул.


Шәүкәт Тәлгать улының кулы алтын шул: нинди эшкә алынса да, аны җиренә җиткезеп башкарып та чыга. Капка-коймаларындагы тимердән бизәкләрен дә ул күз куллары белән ясаган!  


Шуны әйтергә кирәк: Шәүкәт абыйның өе янәшәсендә кибете булып, ул – авылдашларны тәмле ризыклар, тәм-том белән тәэмин итүче дә. Аның кибетенә кереп, тәртипне, чисталык-пөхтәлекне күреп тә, тел шартлатасың.


Нет комментариев